Ул кечкенәдән сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк
Бүген Татарстан Республикасының атказанган артисты, Зәебезнең алыштыргысыз алып баручысы, нәфис сүз остасы, гармунчы Фикрәт Сибгатуллинга 50 яшь тула. Шул уңайдан Югары Мәлем мәдәният йортында аның иҗат кичәсе уза. Тамашачыларга Туфан Миңнуллинның тирән эчтәлекле “Нәзер” спектакле күрсәтеләчәк.
Фикрәт Рәфыйкович - Югары Мәлем авылы егете. Ул кечкенәдән сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк. “Мәктәп елларында клубтан кайтып керми идем”, - дип искә ала ул, балачак, яшьлек елларын. Әтисе Рәфыйк абый авылда оста баянчы, көрәшче булган. Иҗади сәләт аңа әтисеннән күчкән. Ләкин, кызганычка каршы, Рәфыйк абый Фикрәткә яшь ярым чакта 33 яшендә фаҗигале төстә вафат булган. “Мине авылыбызның данлыклы гармунчысы Нургали абый Әхмәтҗанов гармунда уйнарга өйрәтте”, - ди ул.

Фикрәт кечкенәдән баянчы яки артист булырга хыялланып үсә. Һәм шул хыялы аны Алабуга мәдәният училищесына алып килә. Биредә халык уен кораллары бүлеген тәмамлый. Артистлык сәләте ташып торган егетне Әлмәт театрына эшкә чакыралар. Аннан читтән торып Казан театр училищесының актерлык факультетында белем ала. 1995-2011 елларда Әлмәт татар драма театрында актер, музыка бүлеге мөдире булып эшли, спектакльләр өчен көйләр дә яза. Беренче көннән үк үзенең сәләтле актер булуын күрсәтә. Ул - иҗатына таләпчән, осталыгын туктаусыз камилләштерүгә омтыла. Шушы вакыт эчендә ул театрда 50гә якын роль уйнаган. Аларның барысы да характерлы, тирән эчтәлекле образлар. Аеруча яратып уйнаганнары "Кыз урлау"да (Мостай Кәрим) - Шөкер, "Гашыйк Кәрип"тә (Михаил Лермонтов) -Хөршитбәк, "Әбиләргә ни җитми"дә (Флорид Буләков) - Петр карт, "Тигезсезләр"дә (Фатыйх Әмирхан) Закир Әхмәдиевич рольләре.
Әмма аны туган авыл, туган як үзенә тарта. Һәм Сибгатуллиннар гаиләсе 2016 елда Югары Мәлем авылына кайтып төпләнә. Тормыш иптәше, Алексеевский районы кызы Лилия дә Мәлемне үз итә.

Ирле-хатынлы Лилия белән Фикрәт Сибгатуллиннар Зәйдә дә мәдәният тармагында хезмәт куя. Тәҗрибәле Фикрәт Рәфыйковичны район мәдәният йортына җитәкче итеп куялар. Бүгенге көндә ул - Югары Мәлем мәдәният йортында режиссер, ә тормыш иптәше Лилия ханым – әлеге мәдәният йорты директоры. Зәйдә бер генә чара да Фикрәт Рәфыйкович катнашыннан башка узмый. Ул татар телендә узучы чараларны сәнгатьле сөйләме, иҗади эшли белүе белән бизи, теләсә нинди кичәне тиешле югарылыкта алып бара. Ә мәдәният хезмәткәре - ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче. Чөнки мәдәният өлкәсе - иҗат белән янып яшәүче, җыр-моң, шигърият сөючеләрне туплаучы көч. Әгәр син чын иҗат кешесе булмасаң, кешеләрне ярата, тәэсир итәрлек сүзләр таба белмәсәң, чын мәгънәсендә хезмәтеңә бирелеп эшләп булмый. Ә алар авыл халкын, яшь буынны мәдәнияткә тартуның төрле алымнарын куллана. Балалар өчен төрле түгәрәкләр эшли, аларны нәфис сүз сәнгатенә Фикрәт Рәфыйкович өйрәтә. Һәм нәтиҗәләре дә куандыра. Кызлар-малайлар республикада үткәрелүче конкурсларда җиңү яулый, “Шаян ТВ” тапшыруларында чыгыш ясыйлар.

Сибгатуллиннар гаиләсендә ике бала үсә. Алар бүгенге көндә Казанда яшиләр. Уллары Илнар да – иҗади кеше, кызлары Таңсылу әти-әнисе юлыннан киткән: Казан театр училищесының дүртенче курсында укый. Әлеге гаиләдә балаларга милли тәрбия бирүгә, аларны әби-бабалардан килгән гореф-гадәтләр буенча тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.
Фикрәт Рәфыйковичның республика буенча танылган тагын бер роле турында әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас. Аның җитәкчелегендәге “Зәй әбисе” командасы “Әйдә, шаяРТ” КВН лигасында финалга барып җитеп, җиңү яулады. Безнең команданың үзенчәлекле үз стиле булуы, чыгышларында актуаль темаларны күтәрә белүләре белән аерылып тордылар.

“Әйдә, шаяРТ” КВН хәрәкәте җитәкчесе Руслан Харисов та бу уңайдан үз фикерләре белән бүлеште.
-Гомумән, Фикрәт абый турында сөйләгәндә ул “Әйдә, шаяРТ” лигасына икенче төрле яңа бер сулыш өрде. Ул “Зәй әбисе” командасы белән тапшыруның икенче сезонында килеп чыкты. “Зәй әбисе”н болай да яратып карый идек, әмма Фикрәт абыйның актерлык осталыгы белән команда күпкә үсеп китте. Үзе уен коралларында уйный, үзе режиссер, профессионал - командага күп нәрсә алып килде. Нәрсә ошый миңа Фикрәт абыйда, ул бит күп еллар театрда эшләгән актер, юмор кешесе түгел. Ә ул көчле юморист булуын күрсәтә алды. Аннан күп нәрсәгә өйрәнергә була, - ди аның турында Руслан.
- Яшь өстәлә барган саен кешенең дөньяга карашы үзгәрә. Тирә-яктан агылган тискәре күренешләр кешене сындыра һәм ул кырысландыра. Ә Фикрәт абый, киресенчә, шушы тискәрелек арасыннан шаярырга җирлек таба торган кеше. Иллегә җитсә дә, күңеле яшүсмерләрнеке кебек: җиңел, ачык, рәхәт. Бу - сирәк күренеш, бу - бик азларга бирелгән эчке дөнья байлыгы. Шушы байлык саекмасын, чөнки рәхәт кеше белән, ничә яшьтә булса да, аралашуы - үзе рәхәт. Андый кешеләрдән көч аласың, канатланасың, -ди аның турында танылган юмор остасы Әбри Хәбриев.
50 яшьлек юбилее уңаеннан һәм район мәдәният тормышында тырыш, намуслы хезмәте өчен Фикрәт Сибгатуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Без Фикрәт Рәфыйковичны юбилее белән котлап, иҗади уңышлар, исәнлек-саулык телибез. Озак еллар дәвамында районның мәдәни тормышында кайнап, тамашачыларны тирән эчтәлекле, матур чаралар белән сөендереп яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев