Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Яшүсмерләр наркотиклар белән агуланмасын

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясендә әлеге афәтнең ничек таралуы хакында сөйләштеләр.

Комиссия утырышын район башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Петр Уразайкин алып барды. Ул яшьләребезгә игътибарлы булу мөһимлеген ассызыклады.

Полиция хезмәткәрләре зәйлеләргә йорт, бина стеналарына, тротуарларга язылган сәер символларга, иероглифларга игътибар итеп, аларны кемнәр язуын искәртү мөһимлеген белдерәләр.

— Хәзерге вакытта наркотик матдәләр интернет челтәре аша тәкъдим ителеп, «закладка» аша сатыла. Наркотиклар белән сату итүчеләр аларны граффити һәм иероглифлар аша билгеләп, шул рәвешле яшереп рекламалыйлар. Шуңа күрә андый санкцияләнмәгән язуларны күргәндә, тиз арада эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк, — ди оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов.

Ул шулай ук чыгышында икенче ел рәттән районда балигъ булмаганнарның наркотик матдәләргә яки психотроп препаратларга тартылуы буенча РФ Җинаять кодексының 230нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылуын да билгеләп үтте. Бу — яшьләребез киләчәге өчен куркыныч күренеш.
Эдуард Ефимов 18 — 29 мартта «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» гомумроссия акциясенең беренче этабы үткәрелүен дә белдерде. Акция киң җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итүгә, әһәмиятле мәгълүмат җыюга һәм тикшерүгә, наркоманнарны дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтүгә һәм консультациягә юнәлдерелгән.

Сөйләшүләр барышында үзәк дәваханә табиб-наркологында исәптә торучылар исемлегенең зур булуы борчу тудыруы да искәртелде.

— Бүгенге көндә безнең дәваханәдә табиб-наркологта 549 кеше исәптә тора, шуларның 318е — хроник алкоголизм диагнозы куелучы. Ә 60 кешедә — «наркомания» диагнозы, 124е наркомания буенча профилактик исәптә. Дөрес, наркомания буенча исәптә торучылар алдагы чорларга караганда бераз кимесә дә, тынычланырга урын юк. Узган ел үзәк дәваханәнең психиатрия бүлегендә алкоголизм, наркомания буенча 443 кеше дәвалану курсы узды. Наркомания буенча профилактик исәптә 118 ир-ат һәм 8 хатын-кыз тора, ә диспансер дәвалауында — 5 хатын-кыз һәм 62 ир-ат. Бу — наркотикларны ирләр генә түгел, хатын-кызлар да куллана дигән сүз. Ә бит алар бала табарга, тәрбияләргә тиеш булган әниләр. Күп балалы ата-аналар арасында наркомания һәм алкоголизм проблемаларын хәл итәргә «Аеклык ноктасы» программасы ярдәм итә. Узган ел әлеге программа буенча Түбән Кама психология диспансерында Зәй районында яшәүче бер гаиләдән ике кеше дәваланды. Алар бүгенге көндә эшлиләр, балалар тәрбиялиләр, аек тормыш рәвеше алып баралар, — ди үзәк дәваханәнең баш педиатры Григорий Абрамов.

Табиб-наркологның яшүсмерләр кабинетында алкоголизм буенча профилактик исәптә 6 балигъ булмаган бала тора икән. Яшьләрнең алкоголь куллану сәбәпләрен белгечләр ата-аналарның үз балаларының язмышына битарафлыгы, начар компанияләрнең йогынтысы, яшүсмернең үзен танытырга тырышуы дип атыйлар.

Комиссия эшендә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазифасын башкаручы Ирина Халикова наркоманияне профилактикалауга багышланган спорт чаралары турында сөйләде. Ә яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифасын башкаручы Оксана Артюхова яшь буынга наркотикларның яманлыгын төшендерүче эш алып баруларын бәян итте.

— Алкоголь һәм никотин күп кенә яшь кешеләр язмышын җимерә. Моны булдырмас өчен ата-аналар үз балаларында сәламәт яшәү рәвеше алып бару кыйммәтләрен кече яшьтән формалаштырырга тиеш. Ә мәктәпләрдә, дәрестән соң чаралар алып баручы учреждениеләрдә баланың буш вакыты начар гамәлләргә тартылуга китмәсен өчен төрле актив эшчәнлек алып бару даими булсын, — диде Петр Сергеевич.

Ул шулай ук наркомания белән бәйле хәбәрләрне җиткерү өчен телефон номерлары куелган баннер әзерләп, шәһәрдә халык күп йөри торган урынга урнаштырырга кушты, һәр профилактик чараны бергәләп башкарырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев