Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган мөхтәрәм зат

Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә әлеге тармакта активистларны барлау күркәм гадәте яши бездә.

Чөнки хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәренең роле бик зур. Яшь буынны әхлакый, эстетик яктан тәрбияләү, шулай ук борынгы гореф-гадәтләрне торгызу, алар белән милли традицияләрне оештыру мәдәният хезмәткәренең төп бурычы булып тора. Разия апа Рамазанова мәдәният дөньясында 43 ел кайнаган. Үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкарган. Эшләгән дәверендә күпме йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр аның башыннан үтмәгән. Татарстан Мәдәният министрлыгыннан, район администрациясеннән һәм мәдәният бүлегеннән бик күп Мактау грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алган. Разия апа – “Татар җыры” бәйгесе лауреаты, “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” медале иясе. Шуларны исәпкә алсак, димәк, гомере заяга узмаган.

-10 яшемдә әнием миңа “бишле” чалгы алып кайтты. Үзе белән мине борчак чабарга ияртте, шунда печән чабарга өйрәндем, әнигә ияреп утын ярырга да, салам, печән өяргә дә өйрәндем, 5әр гектар чөгендер утап үскән балалар без. Кечкенәдән кул эшләрен яратып үстем. Иске ташландык резин итекләрдән үкчәле аяк киемнәре тегеп үскән кыз мин, - ди Разия апа Рамазанова.

Разия апаларның гаиләләре зур була. Тормыш авыр вакытлар. Шуңа күрә дә әниләре балаларын хезмәт сөяргә, хезмәт белән гомер итәргә өйрәтеп үстерергә тырыша.
Югары Шепкәдә урта белем алганнан соң, мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә килә, теләге – Алабуга мәдәният училищесына укырга керү. 1972-1973 елларда мәдәният йортында эшләгәч, Яр Чаллы шәһәренә укырга китәргә уйлый ул. Ләкин уку теләге зур булса да, аны иптәш кызы Югары Мәлемгә почта бүлекчәсенә эшкә чакыра. 1974 елдан Югары Мәлем авылында почта бүлекчәсендә эшли, аннан почта бүлеге башлыгы. Авылда концерт-спектакльләрдә катнаша. 1990 елларга кадәр колхозда кассир-бухгалтер, балалар бакчасында, ашханәдә эшләргә туры килә. 1991-1994 елларда клубта сәнгать җитәкчесе, аннан тагын колхозда эшли. 1999 елдан тагын мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә килә. 2005 елдан мәдәният йорты директоры итеп билгеләнә. Нинди генә бәйге, фестивальләрдә катнашмыйлар алар. Ике тапкыр Гасыйм абый Талипов белән Казанда “Җырлыйк әле” тапшыруында чыгыш ясыйлар. Халык театрлары фестивале кысаларында Галиәсгар Камал театрында “Эзләдем. Таптым. Югалттым” дигән спектакль куялар. Татарстанның халык артистлары Ирек Баһманов белән Наил Дунаев үзешчән артистлар чыгышын югары бәяли.

-Мин бик бәхетле, яраткан эшем булды, өч кызым, мине хөрмәт итә торган өч киявем бар. Оныклар, әби, дип кенә тора, тормыш иптәшем бик яхшы кеше, мине, минем эшемне аңлап яшәде, балаларны ярата. Мәдәният өлкәсендә йә ирле-хатынлы эшләргә кирәк, йә сине аңлаучы тормыш иптәшең булырга тиеш. Шулай булмаганда бу өлкәдә эшләп булмый. Гомумән, кайда эшләсәм дә, эшемне яратып, кешеләрне хөрмәт итеп эшләдем, Югары Мәлем авылында килен булып калып, ярты гасыр инде биредә яшим. Авыл якын, кешеләре якын, табигате матур, җилләре дә, яуган яңгырлары да шифалы. Талантлы, матур гаиләләр яши монда. Мәлемнең барып бер чишмә суларын эчсәң, кире китә алмыйсың, - дип елмая Разия апа.

Социаль челтәрләрдәге аның битенә кереп карасаң, ниләр генә юк анда! Төрле материаллардан ясалган чәчкәләр дисеңме, чигелгән мендәр тышлары, кулъяулыклар, тагын әллә ниләр... Әле шигырьләр дә иҗат итә тынгысыз җан. Без аның шигъри тәлгәшләрен газета укучыларыбызга еш тәкъдим итәбез. Гомумән, тулы канлы тормыш рәвеше алып бара Разия апа. Лаеклы ялга чыкканчы эшләгән һөнәренә тугры калып, ул авылдашларын, райондашларын үзенең кул эшләнмәләре белән сөендереп яши.
Мин шәхсән Разия апа Рамазанованы татар милли ризыкларын пешерергә яратучы хуҗабикә буларак та беләм. Ул пешергән бавырсак, чәкчәк, балан пирогларыннан авыз итсәң, аның тәме авызда күп еллар саклана.
Ул аларны күчтәнәч итеп кунакларына бирергә ярата.

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев