Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Фатирлар төзек, подъездлар чиста булсын өчен

Күптән түгел торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Күпфатирлы йортларда көн саен, тәүлек әйләнәсе барлык төр коммуникацияләр төзек, сәгать кебек эшләсен, подъезд эчләре һәм тышлары чиста, тәртиптә булсын өчен шактый авыр физик хезмәт башкаручы бу кешеләргә тирән рәхмәт хисләрен белдерәсе килә. Безнең шәһәрдә дә бу төрле эшкә хезмәт юлларын багышлап, намуслы эш күрсәтүче затлар күп. Шулар арасыннан ирле-хатынлы Фирдания һәм Әлфәт Гомәровларга аерым тукталып үтәсе килә. Аларның икесенең бергә бу өлкәдәге хезмәт стажларын кушсаң, 70 елга якын.

Икесе дә районыбызның Суык-Чишмә авылыннан булган Әлфәт белән Фирдания өйләнешкәч тә Зәйгә килеп төпләнеп, торак-коммуналь хуҗалыгы системасында эшли башлыйлар. 1986 ел була ул. Гаилә башлыгы слесарь-сантехник булып урнашса, тормыш иптәше чисталык тотуга өлеш кертә.

- Армиядән кайткач Фирдания белән өйләнештек тә Зәйгә килеп урнаштык. Ул чорда торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәт куючыларга азрак эшләү белән хезмәт урыныннан фатир бирәләр иде. Ә без яшь гаилә өчен фатирлы булу бик мөһим. Үзем авылда кече яшьтән һәр эшне башкарып, төзәтү, ясауга хирыс булып үскәнлектән, слесарь һөнәренә бик тиз кереп киттем. Эшли башлаганнан алып хәзерге көнгәчә шул бер башлаган хезмәттәмен, дөрес, оешмабызның исеме гел алышынып торды, әмма хезмәт күрсәтүче йортлар, аларның хуҗалары нигездә шул ук, - дип елмая Әлфәт Мисбах улы.

Әлфәт Мисбахович - бүгенге көндә “9 кат” торак милекчеләре ширкәтендә слесарь. Ул Яңа шәһәрдәге 12 күпкатлы йортка хезмәт күрсәтә. Утыз алты ел дәвамында аңа билгеләнгән йортларда ул кермәгән фатир калмаган. “Инде биредә яшәүчеләр генә түгел, ул йортлар тирәсендә йөрүче хуҗасыз маэмайлар да таный, өрмиләр”, - дип көлә ул.

Без аның белән очрашкан вакытта да ул Яңа шәһәрдәге бер фатирда су кранын төзекләндерү, су счетчигын алыштыру белән мәшгуль иде. Фатир хуҗасы Галия апа Әлфәт төзәткән һәр әйбер сыйфатлы була, хәтта су счетчигын алыштыру өчен дә ниндиен алсам яхшы була, дип мин аннан сорыйм, без күршеләр белән аның телефон номерын алдык, кирәк чакта хәбәрләшеп ярдәм сорыйбыз, киңәшләшәбез, ди.

Әлфәт Гомәров күпфатирлы йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча су, җылылык, канализация челтәрләре коммуникацияләрен төзекләндерә, төрле аварияләр килеп чыкканда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тиз арада эш урынына килә. Бер тәүлек эшләп, бер тәүлек ял билгеләнгән график буенча вакыт-вакыт көнне төнгә ялгап эшли ул. Көне-көне белән 20шәр мөрәҗәгать буенча урынга чыгып төзекләндерү эшләрен башкарырга туры килгән чаклары була. Бигрәк тә җылылык кушу яки сүндергән чорларда эш күп була слесарьга.

- Мин эшемне яратып башкарам. Иң мөһиме - хезмәтеңне җиренә җиткереп, кешеләр күзенә туры карарлык итеп эшләргә кирәк. Гомер буе өстән-өстән башкарылган эшне яратмадым, шуңа да үз хезмәтемә дә таләпчән карыйм, - ди Әлфәт.

Аның хезмәтен күрәләр, ул күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия. Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан да бүләкләре бар. Чөнки 36 ел дәвамында хезмәтенә тугры булган һөнәр остасы югары бәяләнә. Ул инде унбишенче җитәкче белән эшли икән.

- Әлфәт Мисбаховичны безнең ширкәт карамагындагы йортларда яшәүчеләр бик ярата, аңа карата җылы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мондый хезмәткәр булу оешма өчен бик яхшы, - ди “9 кат” торак милекчеләре ширкәте директоры Надежда Бардина.

Ә тормыш иптәше Фирдания Гомәрова “Идарәче компания”гә караган шәһәрнең үзәк өлешендәге йортларда 16 подъездга хезмәт күрсәтә. Таң белән эшкә чыгып, подъездларны юып, тәртипкә китерә. Подъезд төпләрен исә кыш булса кардан арындыра, җәен себереп чистартып куя. Аның хезмәт стажы 30 елга якын. Ире кебек хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, чисталык, пөхтәлекне яратучы ханым эшен тел-теш тидермәслек итеп эшли.

- Чисталыкка игътибарлы, безнең хезмәтне санлап, хөрмәтләүчеләргә хөрмәтем зур. Һәр фатирда да әнә шундый кешеләр яшәвен телим, - ди Фирдания ханым.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев