Чыбыклы кызы Римма Солтанованың әтисе турында истәлекләре
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына Чыбыклы һәм Суык-Чишмә авылларыннан барлыгы 248 кеше киткән.
Шуларның нибары 74 е генә әйләнеп кайткан. 174 ир-егет ил азатлыгы өчен һәлак булган (авыл тарихы музее мәгълүматларыннан).
Минем әтием Миңнулла Зиннәтулла улы Солтанов 1943 елның көзендә повестка ала. Бөек Ватан сугышына киткәндә аңа нибары 17 яшь була. «Гомуми хәрби бурыч турында» Закон нигезендә Сез хәрби комиссариатка килергә тиеш. Үзегез белән документлар һәм азык-төлек алырга… башны такыр итеп кырырга… зур әйберләр алмаска… Билгеләнгән сәгатькә соңга калган яки килмәгән өчен җаваплылыкка тартыласыз…». Хәрби хезмәткә чакыру кәгазенең эчтәлеге якынча шундый була.
«Без Суык-Чишмәдән берничә малай бергә чыгып киттек. Ноябрь ае иде. Җир катыра башлаган. Кар юк әле. Яшь чак бит, дөнья күреп, Яңа елга кире әйләнеп кайтабыз, дип шаярганыбыз истә. Олауларда хәрби комиссариатка барып җиттек. Аннан безне стройга тезеп Чаллыга алып киттеләр…».
Юллар, юллар...
Зәй – Яр Чаллы юлында мин еш кына әтиемне һәм аның кордашларын – 1926-1927 елгы абыйларны искә алам: Миңлегәрәй Алмакаев, Миңлебай Баймөхәммәтов, Фатих Баһаветдинов, Фәтхулла Бикташев, Ширияздан Вәлишин, Васил Исхаков, Миңлегәрәй Мөхәммәдиев, Гыйльмулла Рамазанов, Галимҗан Сибгатуллин, Миңнулла Солтанов, Нурислам Бәширов, Сабирҗан Әхмәтҗанов, Миргасим Әфләтунов, Миңнулла Әһлиуллин… (исемлек тулыландырыла).
1943 елның ноябрендә безнең әтиләр җәяүләп сугышка киткән тарихи юл бик еш күз алдына килә. Әби патша төзеткән беренче таш юл. Ул Федот, Югары Пәнәче, Куян авыллары аша узган. Әнә алар, унҗиде яшьлек балалар, аркаларына бистәр асып, билгесезлеккә атлыйлар... Күбесенең үз авылыннан башка җирне күргәне дә юк. Алда ни көтә – беркем белми. Әллә әйләнеп кайталар, әллә юк... Сугыш башланганга ике ел, ә авылдан инде алыр кеше калмады. Чират 1926 елгы яшь малайларга җитте. Аларның әле хәрби хезмәт яше дә җитмәгән. Араларында 16 яшьлекләр дә бар. Ил чакыргач – нихәл итәсең? Дошманны җиңәргә кирәк!
Тарихи белешмә: 1943 елның көзендә хәрби хезмәткә ил буенча 1926 елда туган 700 меңнән артык кеше чакырылган. 1944 елның көзендә 1927 елгыларны да ала башлаганнар – барлыгы 1 миллион 156 мең кеше.
Яшьли һәлак булганнар
Мари урманнарындагы яманаты чыккан Суслонгер лагеренда берничә ай хәрби әзерлек узганнан соң, әти СССР Кораллы Көчләренең Эчке гаскәрләренә билгеләнә (НКВД СССР). Бу гаскәрләрнең төп бурычы – хәрби бәрелешләрдә катнашу, хәрби әсирләрне кабул итү пунктларын һәм тимер юл эшелоннарын саклау, тоткыннарны конвоирлау, ягъни саклап озата бару була. 1941-1943 елларда НКВД частьләренең 53 дивизиясе һәм 20 бригадасы турыдан-туры алгы сызыкта сугыша. 1943 елда фронтта хәл тотрыклана башлый. Шунлыктан НКВД частьләрендә хезмәт итүчеләрне, аеруча яңа алынган солдатларны, фронтка җибәрми башлыйлар, шул рәвешле яшь гвардияне үлемнән саклыйлар. Аларның күпчелеге хәрби бурычларын сугыш белән кыл янәшә тылда үти. Элемтәчеләр, саперлар, чик сакчылары һәм башка хәрби белгечләр буларак фронт артыннан баралар. Яраланалар да, һәлак та булалар. Чыбыклы авылы тарихы турында укытучы Җиһангир ага Сибгатуллин туплаган мәгълүматлар буенча, 1926 елгы ике авылдашыбызның Бөек Ватан сугышында һәлак булуы билгеле: Рамазан Сәхби улы Әбдрәхимов (п/я 53750), ул хәбәрсез югалган. Кәлимулла Сәгый улы Нәбиуллин 1944 елның 6 февралендә яралардан үлгән, Витебск өлкәсенең Выдрено районы, «Крынки» совхозы территориясендә җирләнгән. Әлеге якташларыбызның исемнәре Зәй районының «Хәтер» китабында бар.
Соңгы чакырылыш солдатларын фронтның алгы сызыгына җибәрү очраклары да юк түгел. Әйтик, 1945 елның мартында, Берлинны штурмлау алдыннан, 7нче Сталинград-Корсунь мотоукчылар бригадасын 1926 елда туган солдатлар белән тулыландыру очрагы мәгълүм. Тарихи документлардан күренгәнчә, сугыш инде Европа илләре территориясендә барганда 1944 елда хәрби хезмәткә алынган 280 мең кеше һәлак булган. Бу – 18 - 19 яшьлек егетләр.
Сталинны күргән
Минем әти турыдан-туры ядрә астына эләкмичә кала. Ул хезмәт иткән
полк Ростов-на-Дону шәһәре районында урнашкан була. Аларның кораллы отряды тимер юл эшелоннарын саклый. Бервакыт станциягә бер состав туктый. Аңа кадәр тимер юлның ике ягына да каравыл бастыралар – йөз метр саен бер кораллы солдат. Әти каравыл торган җирдән ерак түгел броня капланган вагоннан хәрби киемдәге бер кеше чыга һәм арлы-бирле йөри башлый. Туктап тәмәке тарта, аннан тагын йөреп килә дә кире вагонга кереп китә. Поезд кузгалып күздән югалгач каравылны алалар. Шул вакыт станциядәге радиорупордан игълан яңгырый: «Только что с нашей станции отбыл эшелон, где находился Главнокомандующий товарищ Сталин». Әти шунда аңлап ала: теге хәрби Иосиф Сталин булган.
Без үскәндә әти сугышны бик телгә алмады. Сөйләргә ярамаган күрәсең. Бәлки бала-чага куркыр дип тә уйлагандыр. Аннан соң кайберәүләр, уйлап-нитеп тормыйча, безнең әтиләр кебек 1926-1927 елгылар турында: «Чын сугышта булганмыни алар, арттан гына йөргәннәр бит», - дип әйтәләр иде. Биш-алты ел яшь гомерен, сәламәтлеген югалтып кайткан солдатларга мондый нахак сүзләрне ишетү җиңел булмагандыр. Элек сугыш турында киноларда да күбрәк алгы сызыкны күрсәтәләр иде. «Фронт ул анда гына түгел, тылда да каты барды, - дип әйтеп куяр иде әти. - Тыл нык булырга тиеш. Фронттагыларны ашатырга, киендерергә, дәваларга, әсирләрне кабул итәргә, урнаштырырга, хәрби объектларны диверсантлардан сакларга кирәк иде. Безнең часть фронтны тәэмин итте. Мин – солдат, кайда куйсалар – шунда хәрби бурычымны үтәдем».
Сугыштан соңгы еллар
Соңгы чакырылыш солдатлары сугыш тәмамлангач та тиз генә кайтып китә алмый. Алар ил оборонасын тәэмин итә: Япония белән сугышта катнашалар, «бандерачылар» һәм башка фашист калдыкларын юк итәләр, сугыштан калган миналарны шартлату да аларга йөкләнә. 1946-1948 елларда СССРда хәрби хезмәткә чакыру үткәрелми. Кораллы көчләрнең санын киметә башлыйлар. Армия сафлары уналты-унҗиде яшьтә сугышка алынган солдатлардан туплана. Бу – 1926 – 1927 елларда туган егетләр. 1944 елда алынган солдатларга армия хезмәтенең вакыты билгеләнми. Аларга 1950 елга кадәр, кайберләренә хәтта 1951-1953 елларга кадәр хезмәт итәргә туры килә.
Әнә шулай 1943 ел ахырында Яңа елга кайтабыз дип киткән яшүсмерләргә кайсына – алты, кайсына хәтта сигез елдан соң гына туган ягын күрергә насыйп була. Сугыш аларның сәламәтлеген нык какшата. Әти, ашказаны тишелеп, озак кына хәрби госпитальдә ята. Хәле җиңел булмый. «Езжай, солдат, домой - умирать», - ди аңа карт кына хәрби табиб госпитальдән чыгып киткәндә…
«1948 ел… Авылда да хәлләр мөшкел: ир-атларның күбесе һәлак булган, исән калганнары да ярты-йорты гына. Колхоз басуларын чүп баскан. Фермалар буш. Ашарга такы-токы, кием юк. Кайткан көнне әнкәйләр табын әзерләгәннәр иде, күрше-күлән, туганнар җыелды. Икенче көнне йокыдан торсам – өйдә беркем юк. Ашарга да юк. Әнкәй, мескен, шуннан оялып, каядыр чыгып киткән. Соңыннан әйттеләр: мин кайтуга өстәлне бөтен авылдан ризык җыеп корганнар икән... Әтинең бер кулы гарип. Ул 1941 елда ук сугышка алынып, 1943 елның җәендә яраланып кайткан иде. Әти кайтуга, берничә айдан мин сугышка чыгып киттем…»
Әйе, безнең әтиләр буынына сугыштан соң да җиңел булмый. Алар илне торгызуга күп көч куялар, халык хуҗалыгының барлык тармакларында намуслы хезмәт итәләр. Әмма 1926-1927 елгыларның күпчелеген, хәрби бәрелешләрдә катнашмаганга күрә, рәсми рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераны дип танымыйлар һәм тиешле ташламаларны бирмиләр. Хәрәкәттәге армия составына кергән солдатлар исә СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 9 маендагы Указы белән «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» хәрби медале белән бүләкләнәләр, шул рәвешле аларның сугышта катнашуы раслана. Кызганычка каршы, 1978 елда аларны да бу статустан һәм тиешле ташламалардан мәхрүм итәләр. Бары тик 1994 елда, «Ветераннар турында» яңа федераль закон кабул ителгәч, соңгы чакырылышның барлык солдатларына Бөек Ватан сугышында катнашучы статусы һәм тиешле ташламалар бирелә.
Сугыштан кайтып озак та үтми, әти Чыбыклы авыл Советына эшкә урнаша. Хезмәт хакы ала башлаганчы солдат киеменнән йөри… Ходайның рәхмәте, чиргә уралып кайткан солдат туган җирендә тернәкләнеп китә. Безнең авылга укытырга килгән Алга исемле кызга өйләнә. Уллары туа. Әмма Алганы яшен сугып үтерә, анадан калган күкрәк баласы да озак яшәми. Әти икенче тапкыр тагын укытучы кызга өйләнә. Анысы инде безнең әниебез Фәриха була. Әни гомер буе атагызның ашказаны авырта, аңа кыздырылган ризык ярамый дип, шулпалы ашлар гына әзерләде. Һәр көнне яңа сауган сөтне кучкарга куеп оетып, әтигә бирә иде. Тәрбия яхшы булгач, аның ашказаны яралары акрынлап төзәлде. Алланың рәхмәте, хәрби табиб үләргә дип озаткан солдат туксан яшенә кадәр үз аягында йөреп, үз күзе белән күреп, гүр иясе булды. Чыбыклы авылының соңгы сугыш ветераны иде ул. Алар әни белән биш бала тәрбияләп үстерделәр (Венера, Тимур, Галия, Нурия, Римма). 10 оныклары, 13 оныкчыклары бар.
Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнулла Зиннәтулла улы Солтанов «За победу над Германией в Великой Отечественной вой-не 1941-1945 гг.» хәрби медале, Бөек Җиңүнең 20, 30, 40, 50, 60, 70 еллыгы юбилей медальләре белән бүләкләнде. Сугыштан соң Чыбыклы авыл Советында, район сәүдә тармагында, туган колхозында төрле вазифаларда эшләде. Хезмәт ветераны дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аның яраткан әйтеме бар иде: «Наше дело правое – мы победили».
Римма Солтанова,
Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.
Фото гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев