Зәйнең “Радость” үзәге “Яңа ел тәрәзәләре” акциясенә кушылды
5 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр «Яңа ел тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе уза.
Акция фатирлар, йортлар, офислар, мәктәпләр һәм дәүләт учреждениеләренең урам тәрәзәләрен рәсемнәр, язулар, Яңа ел бизәкләре кулланып иҗади бизәү флешмобыннан гыйбарәт. Әлеге акциягә Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге дә кушылды.
Үзәктә когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен “Иҗади остаханә” программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәрес узды. Дәрестә тәрәзәләрне бизәү өчен Яңа ел элементлары ясалды. Чыршы уенчыклары, Кыш Бабай һәм елның төп символы – Куян хәзер социальхезмәт алучыларны һәм үзәк кунакларын сөендерә.
Фотолар "Радость" үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев