Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Зәйдә бик дулкынландыргыч “Кире кайтырга вәгъдә бирәм!” акциясе уза

Зәй мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәләре бик дулкынландыргыч һәм дә игелекле “Кире кайтарырга - кайтырга вәгъдә бирәм!” акциясен башлап җибәрде.

Акциянең максаты - махсус хәрби операциядә булган ир-егетләребезгә ярдәм итү һәм терәк булу. Моның өчен пыяла банкада кайнатма китерү кирәк. Ни өчен пыяла банкада? Һәркем белә - әбиең яки әниең янына кунака кайткач, пыяла банкада варенье биреп җибәрә. Һәм икенче кайтканда банканы алып кайтырга онытма, ди! Кайту белән әле ул банканы алып кайттыңмы, дип сорый.

“Егетләрнең без җибәргән банкаларны тотып туган якка исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Акция 20 февральгә кадәр дәвам итә”, - ди игелекле эш башында торучылар.
 

Кайнатма салынган банкаларны мәгариф идарәсенә (104нче бүлмә) яки яшьләр эшләре идарәсенә алып килергә була.

Фотолар мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев