Зәй районы Чыбыклы авылыннан Гадершиннар гаиләсе “Яңа ел тәрәзәләре” акциясенә кушылды
Район мәдәният йорты игълан иткән “Яңа ел тәрәзәләре” акциясенә Чыбыклы авылыннан Илфат һәм Рузия Гадершиннар гаиләсе дә кушылды.
Илфат Нуриәхмәтович Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы, тормыш иптәше Рузия авыл китапханәчесе. Аларның йорт-җире, ихаталары Яңа ел җитүгә гүзәлеккә күмелә. Илфат белән Рузия – классташлар. Илфатның кулыннан килмәгән эше юк: ул балта остасы да, ул ташчы да! Илфат белән Рузия өйләнешкәч, авылның бер иске генә йортын сатып алып, шунда яши башлыйлар. Халыкта «Чын ир-ат ул йорт сала, агач утырта һәм бер малай тәрбияләп үстерә» дигән мәгълүм әйтем бар. Озак та үтми, әлеге иске йорт урынына мәһабәт йорт калкып чыга, каралты-кура яңадан торгызыла. Илфат белән Рузия тигез урыннан, үзләренә менә дигән мәхәббәт куышы төзи. Алар бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Руфинә югары белемле технолог, уллары Булат – Алабуга дәүләт педагогика институтының физика-математика бүлеген тәмамлаган. Бүгенге көндә оныклары Әминә белән Әмирәнең яраткан әби-бабасы да алар.
-15 елга якын йортыбызны, ишегалларын, капка төбен Яңа ел бәйрәменә бизәп куябыз. Әле мәктәптә эшләгән вакытларда ук капка төбенә Кыш бабай, Кар кызы, төрле җәнлек сыннары ясап куя торган идем. Балалар бәләкәй вакытта алар өчен бизәдек. Балалар үсте, аларның хәзер үз гаиләләре бар. Шулай булса да, Яңа ел бәйрәменә бергә җыелырга тырышабыз, чөнки безнең өчен ул гаилә бәйрәме. Ике оныгыбыз бар, алар бәйрәмгә кайтмыйча калмый. Ничек инде алар өчен матурлык тудырмыйсың! Алар өчен дип яшибез бит инде,- ди Илфат.
Илфат Нуриәхмәтовичны зәйлеләр көрәшче, чаңгыда шуу остасы буларак таный. Ул берничә буын көрәшчеләр, чаңгычылар тәрбияләп үстергән Россиянең атказанган спорт остасы. Илфат тәрбияләп үстергән көрәшчеләр арасыннан Руслан Хәмидуллин, Булат Гадершин, Зөлфәт Хәмидуллин үзләре Россиянең спорт осталары исемнәрен йөртәләр. Руслан белән Булат билбау көрәше буенча спорт осталары. Берничә ел район, республика һәм Федераль Сабантуе батырлары.
- Татар көрәше ата-бабаларыбыздан килгән. Нәкъ менә көрәш келәмендә бил алышуда ир-егетләрнең физик һәм ихтыяр көче сынала. Көрәшче егет келәмгә чыкканчы үз өстендә төрле күнегүләр үткәреп физик көчен генә ныгытып калмый, куйган максатын тормышка ашырырга да өйрәнә, - ди Илфат.
Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме - кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән? Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган “Китап -белем чишмәсе” дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Китапханә ишеген ачып керүгә, сине, елмаеп, китапханәче каршы ала икән, ничек инде анда кабат тартылмыйсың. Ә Рузия Рәис кызы шундыйлардан. Рузия Чыбыклы авылы китапханәсендә 20 елдан артык эшли. Авыл кешеләре, мәктәп укучылары белән төрле чаралар оештыра. Район, республика күләмендә уздырылучы бик күп бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Әйе, халык арасында: “Китапханәченең нинди эше бар соң аның?” - дигәннәре дә ишетелә. Югыйсә ул очсыз-кырыйсыз эш. Бүген китапханәче замана белән бергә атларга тиеш. Үз белемеңне даими рәвештә арттырып торырга кирәк. Элекке калып белән эшләсәң, бернигә ирешеп булмый.
- Үземнең танышларым арасында бүген дә китапны йотлыгып укучылар бар, әмма ун ел элекке белән чагыштырганда азрак. Чыннан да, китап уку фикерләүне үстерә. Аны укыганда аңлатып бетерә алмаслык халәт кичерәсең бит. Мин тормышчан китаплар укыйм. Беренче чиратта китапханәче үзендә кызыксындыру уятырга тиеш. Кешеләрне кызыксындырырдай яңа ысуллар уйлап табарга кирәк,- ди Рузия Гадершина.
Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Чыбыклы авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп бергә матур гомер кичерә Рузия белән Илфат Гадершиннар. Алар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яши. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Илфат белән Рузиянең икесенә дә хас бу сыйфатлар.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев