Заинск-информ 16+
Рус Тат
Акцияләр

Зәй районы авылларында “Яңа ел тәрәзәләре” акциясе дәвам итә

Район мәдәният йорты игълан иткән “Яңа ел тәрәзәләре” акциясе дәвам итә.

Аксар авылыннан Кирам һәм Дөрия Бәдретдиновлар 30 елдан артык инде үзләренең ихаталарын, тәрәзәләрен Яңа елга бизәп куялар.
Кирам авылда газ хезмәткәре булып эшләгән, Дөрия агрофирмада ягулык станциясендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Алар өч кыз үстергәннәр, җиде оныклары бар.
-Йортны, тәрәзәләрне кызларыбыз үскән вакытта ук бизи башлаган идек. Хәзер оныкларыбыз өчен бизибез. Яңа ел безнең өчен гаилә бәйрәме. Күбрәк бәйрәмне балалар белән бергә каршыларга тырышабыз. Кайбер елларны бәйрәмгә туганнарыбызны, дусларыбызны, классташларыбызны чакырган булды. Әйе, классташларыбызны чакырган булды, без Кирам белән ун ел бер класста укыдык,
- ди Дөрия.

Фотолар язма геройларыннан
Йорт-җирне, тәрәзәләрне Яңа елга бизәү Бәдретдиновлар гаиләсендә традициягә кергән. Бик матур традиция. Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, балалар, оныклар өчен дип яшиләр алар.



Районыбызның Сәвәләй авылында гомер итүчеләр Ләйлә Бутяева һәм Анна Рябовалар гаиләсе дә һәр елны йортларын бәйрәмгә бизәп куялар. Анна Рябова тормыш иптәше Николай белән күп еллар инде ихатасын Яңа елга бизәндерә. Бер ул, бер кыз үстергәннәр. Алар да башта чыршы һәм тәрәзәләрен балалары өчен дип бизәсә, хәзер оныклары Тимур, Әдилә, Алиса, Денис, Ринас өчен дип бизиләр.
-Яңа ел бәйрәме җитәргә дә күп калмады. Бәйрәм алдыннан күпләребез могҗиза һәм бәйрәм табыны турында хыяллана. Яңа елга әзерләнү бәйрәмгә берничә атна кала ук башлана. Башта йортыбызны матурлыйбыз, өй түренә чыршы куеп, аны матур итеп бизибез. Аннары бәйрәм табыны турында уйлана башлыйбыз. Ә бит бәйрәм табыны һәр җирдә төрлечә. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, ризыгы бар,
- ди Анна Рябова.



Ләйлә Бутяева – Чыбыклы авылы кызы. Инде менә дистә елдан артык тормыш иптәше, каенанасы, каенаталары белән бергә ике ул үстереп авылда яшәп яталар. Ләйлә Әлмәт шәһәрендә хастаханәдә эшли. Эштән бушаган араларда йорт-җирне матурларга, бәйрәмгә чыршы һәм тәрәзәләр бизәргә ярата. Уллары Артём белән Тимур, гомумән, үзләре өчен дип матурлык тудыралар.
Ләйлә Бутяева:
Безнең Яңа ел табынында керәшеннәрнең иң танылган ризыгы пилмән — пирмәнкә, дуңгыз итеннән зур итеп ясала, шулпасыз бирелә, тутырма, татарның милли ризыклары – өчпочмак, бәлеш тә була, - ди.
Яңа елны ничек каршы алсаң, шулай дәвам итә. Шулай дип әйтергә ярата безнең халык. Яңа еллар илебезгә иминлек, тынычлык алып килсен!

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев