Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

“Зәй егетләре – ил сагында” акциясенең бүгенге герое – Югары Шепкә авылы егете Динар Антонов

Егетләрнең армия сафларында хезмәт итүе - үзе бер горурлык, ихтыяр көчеңне сынау, тормышка имтихан ул.

Динар туган авылы  Югары Шепкә мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Кама дәүләт автомеханика техникумында белем ала. Укуда сынатмаган, кечкенәдән хезмәтне яратып үскән егет көзге чакырылышта үзе теләп армиягә  китә.

Үтә  тыйнак егет ул, кешелекле, башкаларга ярдәмчел булганы өчен хезмәттәшләре арасында  хөрмәт яулаган. Әти-әнисе, дуслары белән телефоннан  аралашалар. 

-Улыбызны солдат формасында күргәч горурландык та, сөендек тә, үсеп киткән сыман тоелды. Хәрби форма бик килешә үзенә. Илебезгә тынычлык телибез, һәр солдат әти-әнисе белән исән-сау очрашсын, - ди әти-әнисе.

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев