«Зәй егетләре – ил сагында» акциясен дәвам итәбез
Бүгенге акция герое – Сәвәләй авылы егете Рияз Әхтәмов.
Рияз мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт машина төзүчеләр көллиятендә белем алган. Үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән. Бүгенге көндә Мәскәү өлкәсе Домодедово шәһәрендә элемтәче булып хезмәт итә.
-Хезмәтеннән зарланмый улым, һәр сау-сәламәт егет армия сафларында хезмәт итәргә тиеш дип саный ул. Рияз физик һәм рухи яктан нык. Әлеге уңай сыйфатлары күп кенә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз, - ди әти-әнисе.
Риязның хәрби хезмт мәктәбен лаеклы узып, туган якларына исән-имин кайтуын теләп калабыз.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев