Зәй егетләре – ил сагында
“Зәй егетләре – ил сагында” акциясен башлыйбыз. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.
Ватанны саклаучылар көне – армия чыныгуы үткән барлык ир-атларның, бүген сугышчан постта торучы солдат һәм офицерларның бәйрәме. Аларның барысына да сәламәтлек, рухи ныклык, ышанычлы гаилә тылы, безнең яраткан Ватаныбыз хакына хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез!
Дмитрий Маклаков – Сәвәләй егете. Ул Әлмәт политехник техникумын тәмамлый. Тәртипле, эш сөючән егет. Спорт белән шөгыльләнгән, физик яктан нык бәдәнле.
Узган ел язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алына. Бүгенге көндә Архангельский өлкәсендә хезмәт итә. Егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң ул якыннарына, гаиләсенә ышанычлы, нык терәк булачак.
– Исән-сау йөрсен, әйбәт хезмәт итеп кайтсын,- ди әти-әнисе.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев