Заинск-информ 16+
Рус Тат
Акцияләр

Солдат Рәмзил Хөснетдинов: «Армия хезмәте чыныктыра»

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар” акциясе кысаларында бүгенге көндә хәрби хезмәт үтүче Зәй егетләре белән таныштырабыз.

Ватанны саклау – ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган.

Рәмзил Хөснетдинов бүгенге көндә Ватан алдындагы бурычын Хабаровск краенда укчылар батальонында үти.

Егет Сармашбаш авылында туган, алтынычы сыйныфка кадәр әлеге авыл мәктәбендә укыган. Аннан татар гимназиясендә белем алып, Зәй политехника көллиятендә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. Армиягә киткәнче, эшләп алырга да өлгергән. Хәрби хезмәткә ул узган көзге чакырылышта 2025 елның 12 ноябрендә китә.
 

“Һәр әни өчен баласын армия хезмәтеннән көтеп алу – зур сынау ул. Армия хезмәте ир-егетне сабыр булырга өйрәтә, чыныктыра. Улыбыз белән телефоннан сөйләшеп торабыз. Исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәбез. Дөньяда тынычлык урнашып, улларыбыз хезмәтләрен лаеклы үтәп, исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде бар егетләребез дә”, – ди  әнисе Римма.  

Абыйсы Ринатны 10 яшьлек сеңлесе Резеда белән апасы Рәмзия, әбисе Әлфия апа да  түземсезлек белән көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев