Сарсаз-Баграж егете – ил сакчысы
Сарсаз-Баграж авылыннан Данил Зверев бүгенге көндә Йошкар-Ола шәһәрендә хезмәт итә.
“Улыбыз янына барып кайттык. Бер зарланмыйча, хезмәтен яратып үти”, - ди әти-әнисе.
Данил - Нина һәм Василий Зверевлар гаиләсендә дүртенче бала. Бу гаиләдә дүрт малай үсте, алар барысы да Ватан алдында үз бурычларын үтәде. Тырыш гаиләдә малайлар да яшьтән үҗәт булып, эшкә өйрәнеп үстеләр. Әтиләренең дә, әниләренең дә зур төп ярдәмчеләре алар.
Данил Зәй политехника көллиятендә белем алып, узган язгы чакырылышта армия сафларына китте.
“Данилның кайтуын түземсезләнеп көтәм. Бик яхшы дус ул. Батыр, тырыш егет”, - ди Андрей Кузьмин аның турыда.
Исән-имин йөреп кайтыгыз, егетләр! Туган йортта, туган якта сезне көтәләр.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев