Заинск-информ 16+
Рус Тат
Акцияләр

Рифат мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итә

Бүгенге көндә ил сагында торучы егетләребезнең берсе – Имәнлебаш авылыннан Рифат Шаһиев. Әле бу көннәрдә генә – 12 февральдә аңа 19 яшь тулды.

Рифат – әнисе Розалия, әтисе Илфатның икенче баласы. 5,5 килограмм булып туган егет ай үсәсен, көн үсеп дигәндәй, тиз арада әти-әнисе кул арасына кереп, йорт эшләрендә булыша башлый. Авыл җирендә терлек асрап тормыш иткән гаиләдә Рифат хезмәт белән тәрбияләнеп үсә. Мәктәптә дә актив була. Тугызынчыны тәмамлауга Түбән Кама шәһәрендәге нефтехимия колледжына укырга керә. Биредә нефть эшкәртү җиһазлары операторы белгечлеге ала. Һөнәре буенча бераз эшләгәч, аны армия хезмәтенә чакыралар. Егет ил сагына басуга җаваплы карый. Узган елның 22 октябрендә ул Свердлау өлкәсенең Елань шәһәренә мотоукчылар гаскәрләре частенә җибәрелә.

“Инде менә 4 ай үтте. Улым белән телефон аша еш сөйләшеп торабыз. Хәрби хезмәтне бик кырыс шартларда үтә. Исән-сау булып, безнең янга әйләнеп кайтуын көтәбез”, – ди әнисе Розалия ханым.
Ә егет чын солдатларча зарланмый, хәрби хезмәт шартларында Ватанга тугры хезмәт итә. Алга таба ул һөнәри белгечлеге буенча туган төбәктә эшләргә тели.

фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев