Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Акцияләр

Рәхмәт, әнкәй!

Гөлшат Әгъзамова үзенең газиз әнисен бәйрәм белән котлый.

Рәхмәт, әнкәй!
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан,
Йә кояштан һәйкәл салырлык...
Әлеге юллар Роберт Миңнуллин шигыреннән.
Әйе, мин да аның белән һичшиксез килешәм. Әни... Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән?! Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Чөнки ул синең йөрәгеңдә туа.
Әйбәт әни нинди була? Нәкъ минем әнием шикелле! Юк, мин моны мактанып түгел, ә әниемә булган рәхмәт йөзеннән чыгып әйтәм.
Тормыш шундый инде ул — туулар, табышлар, югалтулар белән ага да ага... Безнең тормышта да бик зур югалту булды. 10 яшьлек абыемны һәм 7 яшьтә мине ятим итеп, әниемне тол калдырып, 46 яшендә моннан 22 ел элек әтиебез вафат булды. Ләкин әнием югалып калмады. Кыенлыклар да аз булмады, әлбәттә. Әмма без аларны әкренләп җиңә бардык. Әнием, гомумән, авырлыкларга беркайчан бирешми, бик сабыр ул. Аның түземлегенә шаккатарлык. Кояш белән тиңлим мин аны. Бар кешене җылытырга теләп яши. «Кешеләрне яратам!» — дигән сүзләрне еш кабатлый. Бу — ясалмалылык түгел, чын күңелдән әйтелгән сүзләр. Аның җиңел булмаган язмышы да кешеләрне яратырга, аларга ярдәм кулы сузарга өйрәткәндер.
Йомшак күңелле, олы җанлы әниебез безнең өчен таләпчән әтиебез дә була белде. «Шулай булыгыз, болай булыгыз!» — дип түгел, үз үрнәгендә тәрбияләде. Өйдә без фәкать татар телендә генә сөйләшәбез. Әниебез туган телгә мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләп үстерде. Безне күп нәрсәгә өйрәтте.
Ничә яшьтә булсак та, без әнинең яратуын тоеп яшибез. Бу безгә авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Абый белән икебез дә югары белем алып, яраткан эшебездә әнинең йөзенә кызыллык китермичә намус белән эшлибез.
Абыем Илшат 23 ел инде ГРЭСта слесарь булып хезмәт куя, мин «Кояшкай» балалар бакчасында 11 ел тәрбияче булып эшлим.
Әниебез безнең эш урыннарыбызда яхшы хезмәт куюыбызны, уңышларыбызны чын күңелдән шатланып кабул итә. Безгә, башкаларга да төпле, акыллы киңәшләрен бирә.
«74 еллык гомер юлымны дөрес яшәгәнмен, туры юлдан барганмын, 46 ел балаларга белем һәм тәрбия бирә алган укытучылык һөнәрен дә дөрес сайлаганмын дип уйлыйм», — ди ул, сөенеп.
Әнием — Фәния Хәйдәр кызы Әгъзамова, һаман да яшьләрчә җитез, энергияле, сау-сәламәт, йөзе көләч. Алга таба да шулай шатланып, абый белән безнең яраткан әниебез, килене Альбинаның хөрмәтле кае-нанасы, оныклары Илназ һәм Айзиләнең сөйкемле дәү әнисе булып яшәргә язсын. Ягымлы күзләрендә елмаю китмәсен. Сиңа ышанучы бер генә кеше булса да, алга атлыйсың, ә безнең андый кешебез бар. Ул — әни!


Гөлшат Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев