Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Мәрьям Рәхимова: “Әнинең беркайчан да эшсез утырганын хәтерләмим”

“Әнием – күз нурым” акциясе кысаларында Югары Пәнәче авылыннан сугыш чоры баласы Мәрьям Фәхертдин кызы Рәхимова үз әнисе турында сөйли.

“Әнием - Дөрниса Сәетгәрәй кызы Фәсхиева Әхмәт авылында туып үскән. Югары Пәнәче авылы егете Фәхретдингә кияүгә чыгып, ике  кыз бала таба. Әти сугышка киткәндә мин бер яшь ярымлык кына булып калганмын. Әти шул китүдән кире туган якларга әйләнеп кайтмады.

Сугыш чорында без әниләрне күрми дә идек, апам белән икебезне  күрше Җиһанша бабай үстерде. Әни  көне буе эштә, ашарга ризык юк, нәрсә таба алсак, шуны ашадык. Кайвакытта әни эштән кайтып керүгә, авыл Советыннан йомышчы хатын килеп: “Районнан вәкил килгән, салымыгызны түләгез!”- дип чыгып китә. Әни үзебезгә дип җыйган маен, йомыркасын салым түләргә дип бирә иде.  

Әни тол хатын  булса да, безне ач-ялангач итмәс өчен  сыерын да, сарыгын да асрады. Көндез колхоз эшеннән бераз бушаган арада, өйдәге эшләрен бераз эшләгәч, җәен “уфалла арбасын” тартып урманга печән әзерләргә, кышын чана тартып утын әзерләргә китә иде. Ә караңгы төшкәч, фермада каравылда торды. Бераз гына буш вакыты булды исә, киндер станында палас, киндер суга. Кич утырырга күрше-тирә керсә,  сукыр  лампа яктысында, бияләй, оекбаш бәйли. Әнинең беркайчан да эшсез утырганын хәтерләмим. Күрше апа: ”Кемне дә булса эшләп кенә үлгән икән дисәләр, ышанмыйм. Эшләп әнә Дөрнисатти үләр иде,”- дип әйтә иде. Хөкүмәт, әнинең тырыш хезмәтен бәяләп, аны “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләде.

Әнием авыр тормыш кичерсә дә, 89 яшенә кадәр яшәде әле. Ул тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсенә салып,  ир дә, хатын да, безнең өчен яраткан әни дә булды. Әниебез – безнең чын герой, безнең горурлык”.

Дамирә Шәрифуллина.

Югары Пәнәче авылы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев