Заинск-информ 16+
Рус Тат
Акцияләр

Кулланылган батареялар җыю бара

Татарстанда санитар-экологик икеайлык белән бер үк вакытта, 1 апрельдән кулланылышта булган батареяларны җыю буенча да акция старт алды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары катнаша ала.

Зәйлеләр акциядә катнашу өчен кулланылган батареяларны җыеп балалар аша мәгариф учреждениеләренә җибәрә ала. Аларны 31 майга кадәр батарея җыю нокталарына тапшырырга кирәк була. Мондый җыю нокталары һәр муниципаль берәмлектә булдырылачак, ә төбәк буенча алар барлыгы 50дән артык булачак, дип хәбәр итәләр ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат үзәгеннән. Шулай ук батареяларны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәләренә тапшырырга мөмкин булачак.

Барлык адресларны да табигатьне саклау ведомствосы сайтыннан белергә була. Җыелган батареялар турында хисапны шәхси һәм команда номинацияләре буенча түбәндәге почтага җибәрергә кирәк: Eco.pros@tatar.ru.

Кулланылган ток чыганакларын җыю буенча акция ТР Экология министрлыгы тарафыннан 2019 елдан бирле үткәрелә. Чараның максаты — балаларны һәм өлкәннәрне каты коммуналь калдыкларны аерым җыюга җәлеп итү, шулай ук халыкның экологик грамоталылыгын арттыру. Әлеге эш «Экологик иминлек» илкүләм проектын да күз уңында тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев