Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Югары Шепкә егете Роберт Нуриев – ил сагында

Югары Шепкә егете Роберт Нуриев язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алына. Ул Абхазия республикасы Гудаута шәһәрендә хезмәт итә.

Роберт 2003 елның 7 мартында Түбән Кама шәһәрендә туа. VII сыйныфка кадәр Түбән Каманың 3нче мәктәбендә белем ала. Роберт VIII сыйныфта укыганда Югары Шепкә авылына күченеп кайталар. IX сыйныфны тәмамлагач, шәһәрнең татар гимназиясенә X сыйныфка укырга керә. XI сыйныфны тәмамлагач, машина йөртүче һөнәрен үзләштерә.

-Улым яз көне үзе теләп армия сафларына хезмәт итәргә китте. Ул бик тырыш,тәртипле егет. Хезмәттәшләре белән бик дус. Телефоннан аралашып торабыз. Исән - сау хезмәт итеп кайтканын көтәбез. Илләр тынычлансын, сугышлар гына бетсен инде,- ди Робертның әнисе.

Әйе, ил-көннәребез тыныч, егетләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын!

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев