Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Йөрәк җимешем, ди әнием

Әни. Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем.

Әни. Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем. «Әни» дип эндәшә алу — үзе бәхет бит ул! Мин дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы, кочагына сыенганда: «Кызым, йөрәк җимешем!» — дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, балам, дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була.
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием — кадерледән дә иң кадерлесе. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә.


Камилә Гыйниятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев