Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Имәнлебаш егете Фирзәр Вәлиуллин – ил сагында

“Батыр егет-илен саклар”, - ди халык. Имәнлебаш авылы егете Фирзәр Вәлиуллин урта мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама нефтехимия көллиятендә белем ала.

Бүгенге көндә Архангельск өлкәсендәге Плесецск космодромында хәрби-космик гаскәрләрдә хезмәт итә.

-Фирзәр белән телефон аша сөйләшеп торабыз. Хәрби хезмәткә киткәч, яңа дуслары белән уртак тел тиз тапты. Хезмәттәшләре яхшы. Бер дә зарланганы юк. Ил-көннәребез тынычланып, чын ир-егет булып кайтканын көтәбез, - ди әти-әнисе.

Әйе, туган илне саклау һәрвакытта да иң изге эшләрдән саналган. Районыбыз егетләре хәрби хезмәткә бик теләп баралар һәм мактаулы хезмәт итәләр. Аларны туган якның басу-кырлары, әти-әниләре, туганнары, чибәр кызлар, гүзәл эшләр көтә.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев