Ил сакчысы: Сәвәләй авылы егете Артем Рябов
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Зәй офыклары» игълан иткән «Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар» акциясе кысаларында армия мәктәбе узучы егетләребез турында язмалар бирүне дәвам итәбез.
Артем Рябов – Сәвәләй авылы егете. Ул бүгенге көндә Севастопольдә Кара диңгез хәрби-диңгез флоты диңгез пехотасында хәрби бурычын үти.
Егет туган авылы мәктәбендә белем алганнан соң, Яр Чаллыда Казан федераль университетының инженер-төзүчеләр факультетында һөнәри белгечлек үзләштерә. Узган язгы чакырылышта армия сафларына китә.
-Армиядә хезмәт итү - һәр егет өчен зур тормыш мәктәбе ул. Әлбәттә, улыбызны сагынабыз. Аның Ватаны алдындагы изге бурычын намуслы үтәве белән горурланабыз да. Бүгенге көндә илебезне саклаучы барлык егетләрнең туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез, — ди Артемның әнисе Людмила ханым.
Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәкәллек һәм батырлык күрсәтү — һәр ир-егетнең бурычы. Артемның да, солдат мәктәбен горур узып, туган якларга исән-сау кайтуын теләп калабыз.
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев