Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Депутат Эдуард Шәрәфиев “Барысы да җиңү өчен!» телемарафонында катнашачак

23 февральдә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында “Барысы да җиңү өчен!» Бөтенроссия акциясендә студия кунагы махсус хәрби операциясендә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев булачак.

Депутат 2022 елның ноябрь башында үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашу өчен бер батальонга кушылуы турында белдергән иде. Ул хезмәтен «Ветераннар» штурм бригадасының 2нче батальонында узды.

Исегезгә төшерәбез, "Барысы да җиңү өчен!" телемарафоны  гомумроссия халык фронтының ТР төбәк бүлекчәсе тарафыннан башлангыч алды,  аның кысаларында теләгән һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга финанс ярдәме ясауда катнаша алачак.
Марафон вакытында телевизор  экраннарында QR-код күрсәтеләчәк, аның аша һәркем хәйрия ярдәмендә катнаша ала. Җыелган акчалар Татарстаннан махсус хәрби операциядә катншучыларга  җибәреләчәк.

Марафон 23 февральдә иртәнге сәгать10да башлана. 

Ватан сакчыларына бергәләп ярдәм итик!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев