Бигеш егете – ил сакчысы
“Зәй егетләре – ил сагында” акциясе кысаларында Бигеш авылы егете Руслан Шәкуров белән таныштырабыз.
Руслан узган көзге чакырылышта армия сафларына алынды.
Бигеш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Түбән Кама политехника колледжында һөнәри белем алды. Хәзерге вакытта Плесецкий космодромында ракета гаскәрләрендә хәрби бурычын үти. Солдатның әтисе Фиргаз, әнисе Эльвира улларының исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуын зарыгып көтәләр.
“Руслан - тәртипле, акыллы егет ул. Бүгенге көндә авылыбыздан өч егет армия хезмәтен үтә. Без аларның үзен үрнәк солдат итеп күрсәтеп, Ватан алдында хәрби бурычын лаеклы үтәвен телибез. Барлык ир-егетләрне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз”, - ди Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев