Авылга сугыштан иң соңгы булып кайта ул
«Минем герой – минем гаилә» акциясе буенча зәйлеләрнең гаилә геройлары турындагы тарихларны җиткерүебезне дәвам итәбез.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
Имаметдин Мифтахетдин улы Шәрипов 1908 елның 1 февралендә Югары Мәлем авылында туа. 1941 елның нояберендә сугышка китә. Көнбатыш фронтта, Беренче, Икенче һәм Өченче Белоруссия фронтларында сугыша.
Батыр сугышчы була Имаметдин ага. Аңа 144нче артиллерия бригадасын миналанган кыр аша озату бурычы тапшырыла. Дошманның көчле артиллерия, минометлар уты явып торуга карамастан, Имаметдин үз бурычын үтәп чыгып, артиллериягә тиз арада алга китәргә мөмкинлек бирә. Шушы батырлыгы өчен 1945 елның 28 февралендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1947 елда «Германияне җиңгән өчен» медале тапшырыла.
Сугыш чоры баласы, күршесе Җәмил Абзалов аның сугыштан кайтуын болай хәтерли: «Имами абый авылга сугыштан иң соңгысы булып кайтты. „Имамый кайткан,“ дигән хәбәрне ишеткәндә сугыш бетеп, солдатлар кайтканга шактый вакыт үткән иде инде. Без — 8-9 яшьлек малайлар аларга йөгердек. Капка төбенә шактый гына авыл кешесе җыелган, күрешәләр, гөрләшәләр. Ул безгә, капка төбендә чуалган малай-шалайга, печенье алып чыгып тараткан иде. Хәзер дә хәтерлим әле, ул вак тишекле иде, туйганчы ипи дә ашамаган малайларга зур бәйрәм булды.»
Имамаметдин абыйның сугыштан сәламәтлеге шактый какшап кайта, гомер буе колак артында сугышны искә төшереп кыйпылчык йөри, колхозда каравыл тору хезмәтен башкара. 1977 елның 25 октябрендә вафат була. Өлкән буын кешеләре аны әле дә тыйнак, акыллы кеше буларак искә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев