Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Илһамия Гарифуллина: Әти белән әни бербөтен

«Әнием-күз нурым» акциясе буенча редакциягә бик күп хатлар килә. Чираттагысын Илһамия Гарифуллинадан алдык.

«Әнием — күз нурым» акциясе турында газета сайтыннан белеп алуга ук, анда катнашасым, әти-әнием турында язасым килде.


Бирем әниләр турында булса да, мин әти белән әнине бербөтен итеп аермыйча язарга булдым. Әтиебез Рәис арабызда юк инде, бу язмам аңа дога булып ирешсен иде.


Җир кешесе исеменә тулысы белән туры килә безнең әтиебез. Әтием Рәис Каюм улы Әхтәмҗанов 1939 елның 2 февралендә Мамадыш районы Югары Сөн авылында Каюм һәм Шәмседоха гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Балачагы сугыш елларына туры килә. Әтисе 1941 елның 31 августында сугышка китә һәм 1942 елның 18 февралендә хәбәрсез югалды дигән кайгылы хәбәре килә. Өч бала — Наҗия апа, Әзһәр абый, әтием Рәис, карт Әхтәмҗан бабай белән әнисе Шәмседоха тәрбиясенә кала.


1947 елда беренче класс-ка укырга керә. 1946 елда — Әхтәмҗан бабай, 1949 елда Наҗия апа дөнья куя. Бар авырлык Шәмседоха әби белән ике малае җилкәсенә төшә. Бик авыр еллар була бу. Дүртенче класста укыганда йөк өстеннән егылып төшеп, аягын авырттыра әти. Бик күп һәм озакка сузылган дәваланулар башлана. Диспансерда дәвалаганда гармун, скрипка, мандолинада уйнарга өйрәнә. Җыр-моң гомер буе юлдаш була. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаган әти 1967 — 1973 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегендә укый.


1975 елда әнием Минзәлия белән тормыш корып, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Газиз кешеләребез безгә төпле белем, ныклы тәрбия бирделәр. Дүртебез дә югары уку йортларында белем алдык.


Әтиебезнең хезмәт юлы 1973 елдан башлап, пенсиягә чаклы авыл хуҗалыгы һәм игенчелек белән бәйле булды. Тырыш, намуслы хезмәте Мактау грамоталары, Дипломнар белән бәяләнде.


Үзешчән сәнгать коллективларында тальян, мандолина, скрипка белән чыгыш ясады. Гаилә ансамбле белән чыгыш ясаган вакытларыбыз да күп булды. Тормышны, кешеләрне, җирне яратты әтием. 2014 елның 24 маенда арабыздан китте. Әтиебез, чын мәгънәсендә, җир һәм җыр кешесе булды. Исән булса, «Җир кешесе» медален әтиемә тапшырыр идем. Ул бу исемгә тулысы белән лаек.


Әнием — Минзәлия Исхак кызы Әхтәмҗанова 1955 елның 22 гыйнварында Мамадыш районы Кече Сөн авылында сигез балалы гаиләдә дүртенчесе булып дөньяга килгән. Югары Сөн һәм Үсәли мәктәпләрендә белем алган. Җитез, эшчән, белемгә омтылучан, әдәбият һәм мәдәниятне яраткан әнием мәктәпне тәмамлагач, авыл Советында һәм мәдәният йортында җитәкче булып эшли.


Төрле җирләргә күченеп китәргә туры килсә дә, әни һәрвакыт кешеләр белән уртак тел табып, берничә эштә эшләде. Мәдәният йорты җитәкчесе булып озак еллар халыкка хезмәт итте. Бик күп матур чаралар оештырылып, шул чараларда катнашты. Бүгенге көндә дә җыр-моңга гашыйк әниебез мәдәният йортында оештырган һәр чарабызда актив катнаша. «Сердәшләр» төркемендә чыгыш ясап, авыл халкына матурлык өләшә. Озак еллар безнең белән бергә булсын иде, әнием. Саулык, озын гомер телибез аңа. Барыбыз да яратабыз, хөрмәт итәбез.

Илһамия
Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев