Заинск-информ 16+
Рус Тат
Акцияләр

Армия – чын ир-егетләр мәктәбе

«Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар» газета акциясе кысаларында үрнәк егетләребезнең берсе белән таныштырабыз.

Бура-Киртә авылы егете Илфар Зарифуллин Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендә Ватан алдында изге бурычын үти. 
Әлеге хәрби часть 2007 елдан Зәй районы белән хезмәттәшлек итә. 

Район җитәкчелеге биредә солдатларның ант бирү тантанасында катнашып килә.

Илфар армиягә киткәнче Чаллының Кама дәүләт автомеханика техникумында техник белгечлеге ала. Аннан хәрби комиссариат аша С категорияле машина йөртүче белгечлеген үзләштерә.  Хәрби хезмәткә дә үзе теләп узган көзге чакырылышта 27 октябрьдә китә. 7 декабрьдә егет хәрби ант кабул иткән. Ант кабул итү тантанасында әнисе Светлана да катнашкан. 

– Улым белән көндә сөйләшеп торабыз. Армиягә үзе теләп китте. Хезмәтеннән канәгать ул, миңа ошый, ди. Алар частендә Зәйдән алты егет хезмәт итә. Бер-берсе белән дус-тату алар, – ди Светлана ханым.

Илфарның энесе Дамир да бүгенге көндә абыйсы кебек  Кама дәүләт автомеханика техникумында һөнәри белгечлек үзләштерә. Язгы чакырылышта ул да армиягә китәргә җыена.

– Улларыбыз кечкенәдән армиядә хезмәт итәргә әзерлекле булып үстеләр. Барлык егетләрнең дә уңышлы хезмәт итеп, туган якларга, әти-әниләре, якыннарын сөендереп, алар янәшәсенә исән-сау кайтуларын телибез, – ди Данияр белән Светлана Зарифуллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев