Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Акцияләр

“Әниемнең моннан 71 ел элек әтигә бүләк иткән кулъяулыгын кадерле ядкарь итеп саклыйм”

“Әнием – күз нурым” акциясен башлыйбыз.

Укучыларыбыздан газиз әниләре турында язмалар, фотолар көтәбез, алар газетабызда һәм газетабызның сайтында,  Вконтакте төркемендә басыла.

Хатларны zayof@yandex.ru элетрон адресына җибәрергә була. Белешмәләр өчен телефоннар: 7-24-50, 8-939-318-78-22 (ватсап).

 

Шундый беренче хатны без Югары Пәнәче авылыннан Наил абый Җиһаншиннан алдык, ул безнең белән әнисе турында истәлекләр белән уртаклаша.

 

Әнием,  Халидә Фәйзелхак кызы Вәлиәхмәтова (ире буенча Җиһаншина), гомер буе туган көнен елына ике тапкыр билгеләп үтте. Аның туган көне 1926 елның  16 сентябрендә, ә белешмәдә 5 апрель дип бирелгән. Яшьлеге сугыш елларына туры килгән. 1943 елда 17 яше дә тулмаган кызны Казанга ФЗОга  җибәрәләр. Авылдан барысы өч кыз баралар.

Әни ул вакытларны "Спартак" аяк киемнәре фабрикасында12шәр сәгать фронтка күн итекләр тегә идек дип искә ала иде. Яшьлек - яшьлек инде ул, тормыш авырлыкларын җиңеп, яшьләр кичен уеннар, кич утырулар да оештырганнар. Анда күңел ачканнар, кичләрен кул эшләре белән утырганнар. Күлмәкләр, тәрәзә пәрдәләре теккәннәр, кулъяулыклар, алъяпкычлар чиккәннәр. Шундый кулъяулыкның берсе - 1952 елда әтигә "Яшьлек гүзәлем, сиңа бүләгем" дип чиккәне кадерле ядкарь булып миндә саклана.

Әниемнең кул эшләрен кулыма алуга, үзен күргәндәй булам. Дөньяны, кешеләрне яратып яшәгән әнием арабызда булмаса да, минем рәхмәт хисләрем аңа ирешер кебек.

Фотода Халидә Вәлиәхмәтова (сулда) һәм Тәзкирә Валиәхмәтова.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев