Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Әниебездәй якын укытучыбыз

Укытучы апабыз безнең икенче әниебез кебек.

Укытучы апабыз безнең икенче әниебез кебек. Гүзәлия Зөфәровна Батькова инде безгә дүртенче ел белем бирә. Ул безнең белән бергә шатлана, укып килмәсәк, дәресне белмәсәк, кәефе кырыла. Безгә белем генә түгел, акыллы киңәшләрен дә бирә. Тырышлыгыбыз үзебез өчен икәнен әйтеп тора. Дәрестә кызыклы әйберләр сөйләп, безнең кәефне күтәрә. Чисталыкны бигрәк ярата, сыйныфыбызны чиста тотарга куша, китап-дәфтәрләрегез дә пөхтә булсын, ул сезнең йөзегез, ди. Чыннан да, әниебез кебек безгә Гүзәлия апа. Без аны бик яратабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев