Александр Осипов хезмәтне ракета гаскәрләрендә үтә
Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул — армия сафларында хезмәт итү. Туган ягында калган әти-әниеңне, якыннарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?!
Менә шундый батыр, кыю ир-егетләр арасында районыбызның да күп егетләре бүгенге көндә Россиянең төрле почмакларында хәрби хезмәтен үти. Сарсаз-Баграж авылы егете Александр Осипов та алар рәтендә.
Александр кечкенәдән тәртипле, ярдәмчел булып үсә. Зәйдә татар гимназиясен тәмамлап, Зәй политехника көллиятендә электрик белгечлеген үзләштерә. Ул армия сафларына көзге чакырылышта алынган. Хезмәтен Калуга өлкәсендә ракета гаскәрләрендә үтә.
– Улыбыз белән хәбәрләшеп торабыз. «Әти-әни, минем барысы да яхшы, борчылмагыз», дигән сүзләрне ишетү дә — безнең өчен зур сөенеч. Ул хезмәтеннән канәгать булуын әйтә, характеры да җитдиләнгән. Ил-көннәребез тыныч булсын иде дип телибез. Барлык әниләрнең дә уллары исән-сау әйләнеп кайтсын, — ди әнисе Эльвира белән әтисе Юрий.
фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев