Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Талия Хәсәнҗан кызы Әхмәтҗановага 27 гыйнварда 75 яшь тула

27 января 2023, 14:11

87

0

0

Кадерле, газиз әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз.  Син гомереңне хисапчы хезмәтенә багышладың, 30 ел “Райпотребсоюз”да баш хисапчы булып хезмәт куеп, хөрмәт һәм ихтирам казандың. Дөньяның бар матурлыгын йөрәгенә сыйдырган, гаилә учагы җылысын саклаучы хатын-кыз, уңган-булган хуҗабикә, акыллы тормыш юлдашы, балаларын өзелеп яратучы әни, кадерле әби син. Җирдә аклык чәчеп яшәвеңә куанабыз. Синең янәшәбездә булуың җанга бетмәс җылы бирә, борчу-мәшәкатьләрне оныттыра. Ныклы сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын сиңа, әтиебез  белән тигезлектә озын гомер итегез. Әниебез! Киләчәктә дә барыр юлларың озын, саулыгың ныклы, табының мул, сыйлы булсын. Без – балаларыгыз, оныкларыгызның шатлыкларына куанып, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс куанычлар, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәргә насыйп итсен. Таңнарның – алсуы, тормышның матуры, нурлысы, шатлыклы, куанычлысы әле алда булсын. 
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Бәхет чишмәсенең һәр тамчысы
Шифа икән шыткан гөлләргә.
Үтсен синең гомер мизгелләре
Бәхет белән тулы көннәрдә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәхимҗан, кызың Розалия, улың Ринат, 
оныкларың Рим, Рөстәм, Алия. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев