Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадер авылында яшәүче кадерле апабыз Римма Николаевна Кузьминаның бүген 60 яшьлек юбилее

25 февраля 2023, 08:41

76

0

0

Кадер авылында яшәүче кадерле апабыз Римма Николаевна Кузьминаның бүген 60 яшьлек юбилее

Кадерлебез, сине чын күңелебездэн матур юбилеең белән котлыйбыз.  Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр,  яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Туган җанлы син, күп еллар әниебезне тәрбияләп, без туганнарыңны кайгыртып яшисең. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын.
 Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган изгелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә калган гомереңне.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев