Кадер авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, әбиебез, педагогика хезмәте ветераны, РСФСРның мәгариф отличнигы Мәүлидә Газизҗан кызы Фәтхуллинага 22 мартта 80 яшь тулды
Яраткан, газиз кешебез! Сине күркәм бәйрәмең – олуг юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Гомер юлыңда бәхет-куанычлар да, борчу-мәшәкатьләр дә җитәрлек булды. Син аларның барысын олы йөрәгең аша үткәрә белдең, күтәрә алдың. Яшәү рәвешең без – балаларың өчен генә түгел, белем биргән һәм тәрбияләгән укучыларың өчен дә матур үрнәк. Син гомер дәвамында үзеңне һөнәри яктан, лаеклы ялга чыккач рухи яктан үстерү өчен тырыштың. Авыл мәчетендә балаларга дини-әхлакый тәрбия бирү өчен янып йөрдең. Хәзер исә аларның уңышларына куанып яшисең. Һәр балага бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың өчен рәхмәт сиңа. Алга таба да әтиебез Мәсләхетдин белән бер-берегезгә терәк булып, тигез тормышта тыныч, тату, матур гомер кичерергә, балалар һәм оныкларыгызның уңышларына сөенеп яшәргә, оныкчыклар сөю бәхетенә дә ирешү насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә сезне саулыктан аермасын.
Кылган изге гамәлләрең
Барыбызга да үрнәк.
Акыллы киңәшләрең дә
Әле безгә бик кирәк.
Үстердең чын кеше итеп
Кызганмыйча бар көчең.
Рәхмәт әйтеп баш иябез,
Бар яхшылыгың өчен.
Көннәрең гел якты булсын,
Кояш җылы нур сипсен.
Күктә йолдызлар балкысын,
Төннәрең тыныч үтсен.
Шатланып–сөенеп кенә
Әти белән янәшә.
Бәхет нурында коенып
Сәламәт булып яшә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленең, оныкларың. Бу теләкләргә әтиебез
Мәсләхетдин дә кушыла.
Нет комментариев