Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Рафик Әшрәфулла улы Хәсбәтуллинга 9 майда 65 яшь тула

05 мая 2023, 15:14

156

0

0

Югары Шепкә авылында яшәүче Рафик Әшрәфулла улы Хәсбәтуллинга 9 майда 65 яшь тула

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син гаиләбезнең тоткасы, балалар, оныклар дип ихластан куанып, барыбызны да кайгыртып яшәүче. Хәстәрле дә син, олы йөрәкле дә. Тормыш мәшәкатьләре, авырлыклар алдында баш имичә, төшенкелеккә бирелмичә, ныклы адымнар белән атлап яши беләсең. Алга таба да әниебез белән бергәләп, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, әле күп еллар исән-имин булып, безне сөендереп, сәламәтлек белән яшәвеңне телибез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа. Һәр көнең шатлыкта үтсен, безне – балаларыңны, оныкларыңны әниебез белән тигезлектә күп еллар каршы алып һәм озатып калырга язсын сезгә.
Син булганга тормышыбыз матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Җирдә кояш кирәк булган кебек,
Син дә безгә шулай бик кирәк.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән кызларың Индира, Ильмира, кияүләрең Ленар, Равил, оныкларың Арина, Зарина, Ильвина, Тимур.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев