Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлаулар

Югары Мәлем авылында яшәүче Азат Гасыйм улы Талиповның шушы көннәрдә гомер бәйрәме - туган көне

14 апреля 2023, 09:01

218

0

0

Югары Мәлем авылында яшәүче Азат Гасыйм улы Талиповның шушы көннәрдә гомер бәйрәме - туган көне

Кадерле улыбыз һәм туганыбыз! Син җаның-тәнең белән эшкә бирелгән кеше, үз эшеңне яратып, җиренә җиткереп башкарасың. Төпле, ныклы кыйблалы булганың өчен бар да хөрмәт итә үзеңне. Гаиләдә ышанычлы ир, ныклы таяныч, үрнәк әти, шәфкатьле туган да син. Җор телең, ихлас булуың белән күңелләрне иркәлисең. Якты өметләр, шат күңелең белән яшәвең безгә ышаныч, киләчәккә ныклы адымнар белән атларга өмет бирә. Уңган-булганлыгың тормышыңа матурлык һәм гамь өсти. Олы җанлы, мәрхәмәтле, туган җанлы, ярдәмчел, ачык йөзле, дуслыкның кадерен белүче илаһи кеше син. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез, яратабыз. Җиһанда язгы бөреләр тулып, яфрак ярган, кояш җылысы күңелне иркәләгән бер мизгелдә үзгә ямь өстәп син тугансың. Кадерлебез, сине ихластан күркәм юбилеең белән котлап, гаилә иминлеге, бәхет-сәгадәт, балалар игелеге телибез, нык-лы саулык белән тигез, имин, бәрәкәтле тормышта яшәргә насыйп булсын. Гаиләң белән бер-берегезгә кирәк-терәк булып, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, балалар бәхетенә куанып яшәргә язсын.
Без телибез сиңа һәрвакытта
Яшәү көче, бетмәс егәрлек.
Рухи ныклык бирсен сиңа Ходай
Гомер тауларына менәрлек.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җанлы, изге күңелең өчен
Барыбыздан зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән әти-әниең, абыең Марат, сеңлең Алсу гаиләләре. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев