Иске Зәй бистәсендә яшәүче Фаиз Габделхәй улы Ганиевка 30 мартта 75 яшь тула
Кадерле кешебез, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз.
Гомерең буе тырышып, тормышлар мул булсын дип яшисең син. Син олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, ярдәмчел, сабыр холыклы, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Киләчәктә дә яшәү дәртең бер дә кимемәсен, һәрчак безне шат күңелең, көләч йөзең белән сөендереп яшә. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Алга таба да туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын, бүгенгедәй көләч йөзле, шат күңелле булып, бәрәкәттә һәм муллыкта озын-озак гомер ит. Тормышның һәр мизгеленнән, һәр көненнән тәм табып яшәргә насыйп булсын.
Туган көнең – юбилеең белән
Барыбыз да сине котлыйбыз.
Теләкләрнең бары изгеләрен
Чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Бетмәс бәхет сиңа юлдаш булсын,
Күтәренке булсын күңелең.
Шатлык-куанычлар белән генә
Үтсә иде калган гомерең.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Роза, туганнарың.
Нет комментариев