Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Якын дустыбыз Ләйлә Наил кызы Мостафина бу көннәрдә 45 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте

09 марта 2023, 08:01

225

1

3

Якын дустыбыз Ләйлә Наил кызы Мостафина бу көннәрдә 45 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте

Без аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Ләйләбезнең уңганлыгын, булганлыгын зәйлеләр яхшы белә. Ул бакчасында нинди генә яшелчәләр нинди генә гөлләр үстерми! Ә аш-суга осталыгын сөйләп кенә дә бетерерлек түгел. Бар эшкә дә өлгер ул. “Алтынчәч” балалар бакчасында мөдир булып эшләве өстенә, төрле иҗат эшчәнлеге белән дә актив шөгыльләнә. Гаиләсендә ул – сөекле хатын, улларының ныклы терәге. Ә без – дусларына һәрчак ярдәмчел, төпле киңәшче.
Ләйләгә үзе теләгән шөгыльләр белән кинәнеп яшәү мөмкинлеген аны һәр эштә хуплап торучы тормыш иптәше Марат бирә. Алар ике ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары да үзләре кебек тырышлар. Камил Удмуртиянең Калашников исемендәге техник университетында электрэнергетикасы буенча югары белем ала. Ә Рәзил – 4нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы. Ул – мәктәптә волейбол, баскетбол, футбол командалары уенчысы. Малайлар –йортта әти-әниләренең ныклы булышчылары.
Ләйлә, без сиңа алдагы көннәрдә дә шушы асыл сыйфатларыңны күңел түрендә саклап, сау-сәламәт булып, гаилә иминлегендә яшәвеңне телибез. Яз башында тугангамы, яз кояшы кебек көләч йөзле, һәрчак оптимистик рухта булуың өчен без сине яратабыз, хөрмәт итәбез. Син булган җирдә уен-көлке, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә, һәрчак шулай булсын, дустыбыз!
Кырык биш яшь бит ул – зур диңгездә
Туктап алган кече утрау күк.
Гомер озын булса, алда булыр
Олы җирдә кайнар котлау күп.
Туган көнең белән тәбрик итәбез,
Чын күңелдән сине, дустыбыз.
Сүнеп калма, юлчы учагыдай,
Гомер буе үрлә, дөрлә, Ләйләбез!
Изге теләкләр белән Камалиевлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин бик шатмын шундый Яхшы күңелле, төрле яклап уңган кеше белән таныш булуыма. Ләйлә Наилевна сәламәтлек, тигез тормыш, иҗади уңышлар теләп калам.