Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Дүрт-Мунча авылында яшәүче Фәндүс Габделханнан улы Уразмановның 14 мартта 60 яшьлек юбилее

10 марта 2023, 10:10

171

1

3

Дүрт-Мунча авылында яшәүче Фәндүс Габделханнан улы Уразмановның 14 мартта 60 яшьлек юбилее

Кадерле улым, абыебыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яши беләсең. Киң күңелле дә, дус-туганга ярдәмчел дә син. Гомерең намуслы хезмәттә үтте. Тырыш хезмәтең өчен “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек булдың. Тормыш иптәшең Раушания белән балаларыгызга сөенеп, тормыш юлында тигез, матур итеп гомер кичерәсез. Без – туганнарыгызга һәрчак ишегегез ачык, йөзегез якты. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигез бәрәкәтле тормыш телибез. Балаларыгыз, оныкларыгызның җан җылысын тоеп, аларның бәхетләренә сөенеп, дистәләргә дистәләрне кушып, шатлыкларга төренеп гомер итәргә насыйп булсын. Бүгенге бәйрәмең бары тик шатлык-куанычлар гына китерсен.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.

Иң изге теләкләр белән әниең, Хәлил-Гөлнара, Айрат-Зөлфия, Әнисә-Рамис, балалар, оныклар.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дурт мунчада икэн туган коннэр,котлыйбыз.9 мартта Дмитриева Зина Кирил кызынында туган коне иде.Сэламэилек,хэерле имин гомерлэр барыгызгада сэлам белэн Актанышлар