Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлаулар

Чыбыклы авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче туганыбыз Миңнегүзәл Мөнәвир улы Әхмәтҗановка 3 апрельдә 55 яшь тула

31 марта 2023, 09:33

233

0

1

Чыбыклы авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче туганыбыз Миңнегүзәл Мөнәвир улы Әхмәтҗановка 3 апрельдә 55 яшь тула

Безнең яраткан, бердәнбер энебез, абыебыз Миңнегүзәл! Без сине ихлас күңелебездән бу матур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз, без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, кызыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә. Өстәлегез тулы һәм түгәрәк булсын, үзегез сау һәм бай булыгыз, балаларыгыз тәртипле һәм тәүфыйклы булсын, акчагыз күп һәм бәрәкәтле булсын, тормышыгыз тигез һәм матур булсын!
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.

Сине яратып, хөрмәт итеп әниең Рәсимә, апаларың Зәлия, Фәния, Лүзия, сеңлең Алсу, җизнәңнәр.
Бу теләкләргә тормыш иптәшең Әлфия, кызың Ильмира, оныкларың Аида, Индира, киявең дә кушыла.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев