Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлаулар

Чыбыклы авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче Миңнегүзәл Мөнәвир улы Әхмәтҗановка 3 апрельдә 55 яшь тула

03 апреля 2023, 08:52

268

0

0

Чыбыклы авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче Миңнегүзәл Мөнәвир улы Әхмәтҗановка 3 апрельдә  55 яшь тула

Кадерле, тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине 55 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә горурланырлык әти, ир һәм бабай. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа
Кояшларга тиңе гомернең.

Иң изге теләкләр белән кызың Ильмира, киявең Ринат, оныкларың Аида, Индира. Бу теләкләргә әниебез Әлфия дә кушыла.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев