Чыбыклы авылында гомер итүче хөрмәтле абыебыз Роберт Фатыйх улы Хәмидуллинны чын күңелебездән 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы туганыбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, балаларың-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай сабыр, шат күңелле булып озак яшә. Фәния апабыз белән тигезлектә, муллыкта гомер итәргә язсын.
65 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен
Яратабыз сине һәрчак без.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Сине яратып, хөрмәт итеп Раил һәм Резеда, Сәет, Сәйдә, Самат; Радик һәм Ландыш, Дилә, Данис, Алия; Илдар һәм Ландыш; Зөлфәт.
Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла
Нет комментариев