Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чыбыклы авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Хөснуллина Гөлсәрия Камил кызы 18 апрельдә үзенең 65 яшен каршылый.

18 апреля 2023, 09:30

71

0

0

Чыбыклы авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Хөснуллина Гөлсәрия Камил кызы 18 апрельдә үзенең 65 яшен каршылый.

Табигатьнең иң гүзәл вакытында син тугансың, кадерлебез! Син дөньяга килгәч, Кояш җир йөзендә иң изге, иң гүзәл затларның берсе — булачак Ана туу шатлыгыннан Җир тирәли елмаеп әйләнгән, аның елмаюыннан Җирдә гүзәл гөлләр үскән, саф сулы чишмәләр челтерәп ага-ага инешләргә кушылган!
Шушы көнне дөньяга килгәнең өчен, үскәнең өчен, аннан соң әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, безнең әни булганың өчен зур рәхмәт сиңа!
Әниебез, күз нурыбыз, безнең өчен син — дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит.
Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә кирәк булып, терәк булып, әти белән тигезлектә, озак еллар яшәсәгез иде! Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа әни!
Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, аларның куанычлы хәбәрләрен, игелекле эшләрен генә ишетергә язсын! Без Сине бик нык яратабыз!
Иң якты, изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәлил, балаларың Илнар - Ләйсән, Гөлнар - Рөстәм, оныкларың Зәйнәп, Әминә, Әмир, Аяз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев