Бигеш авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Мөшәрәфә Галиулла кызы Хәйруллинага 17 апрельдә 100 яшь тула

Дөньяның ачысын-төчесен татып, күпме авырлыклар күреп тә, йөз аклыгын, күңел пакьлеген югалтмаган, зарлана белмәгән, ачык күңелле кеше ул. Әниебез, әбиебезне олы юбилее белән котлап, аңа хәерле гомер кичереп, сау-сәламәт булып, балалары, оныклары, оныкчыклары бәхетенә сөенеп яшәргә насыйп булсын иде дип телибез.
Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Туган көнең – юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Иң изге теләкләр белән киленең, кода-кодагыйларың, оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың.
Нет комментариев