Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Аксар авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Вәсилә Сәүбән кызы Зиннәтованы чын күңелдән олы юбилее белән котлыйбыз.

03 февраля 2023, 09:15

101

0

0

Аксар авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Вәсилә Сәүбән кызы Зиннәтованы чын күңелдән олы юбилее белән котлыйбыз.

Бу көннәрдә иң якын, иң хөрмәтле кешебез – әниебезнең – туган көне.
Үзебез әни булгач кына баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.
Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.
Ул — һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклык, таяныч булучы үрнәк.
Ул — бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Ул — гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын-кыз.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
“Әни! ”— диеп дәшү – шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
“Әни!”— диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән кызың Ләйсән, улың Ленар,киявең Айрат, оныкларың Раил, Ильяс.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев