Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Аксар авылында яшәүче кадерле әниебез Венера Харис кызы Галимова 2 февральдә 80 яшьлек юбилее булды

03 февраля 2023, 09:30

109

0

0

Аксар авылында яшәүче кадерле әниебез Венера Харис кызы Галимова 2 февральдә 80 яшьлек юбилее булды

Әниебез! Сине шушы гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше. Безнең өчен куйган бар тырышлыгың өчен зур рәхмәт сиңа. Әниебез, син без – балаларың өчен кайгыртучан ана, оныкларың өчен яраткан әби. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, шатлык-сөенечләр белән яшәргә язсын.
Юбилеең, әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш бирсен сиңа яктылык.
Ике балаң, оныкларың
Китерсен бары яхшылык.

Сине яратып улың, кызың, киявең, оныкларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев