Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Аксар авылында гомер итүче әти-әниебез, әби-бабабыз Ризатдин Сәлахетдин улы белән Әлфия Галәлетдин кызы Салаватовлар 1963 елның 28 мартында уртак тормыш корып җибәргәннәр. Шул еллардан соң 60 ел парлы гомер узган

24 марта 2023, 11:18

70

0

0

Аксар авылында гомер итүче әти-әниебез, әби-бабабыз Ризатдин Сәлахетдин улы белән Әлфия Галәлетдин кызы Салаватовлар 1963 елның 28 мартында уртак тормыш корып җибәргәннәр. Шул еллардан соң 60 ел парлы гомер узган

Әти-әниебез озын, мактаулы, сикәлтәле гомер юлы үтте. Әтиебез гомер буе районыбызның алдынгы механизаторы, әниебез мактаулы терлекче булды.

Безнең кадерлеләребез! Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез – бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яшисез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, 4 бала үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Намуслы, гадел булырга, хезмәт сөяргә өйрәттегез. Сезнең тормыш дәресләре бүген оныкларыгызга, оныкчыкларыгызга күчеп бара. Төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай сезне саулыктан аермасын. Мул, имин тормышта, пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Әткәй-әнкәй, рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз, туганнарыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X