Заинск-информ 16+
Рус Тат
Ял

Ял

Бу бүлектә сез Зәйдә ял итәргә мөмкин булган урыннар хакында мәгълүмат белән таныша аласыз. Җәйге эссе көннәрдә кызынырга һәм бушлай шәһәр пляжында ял итәргә, су коенырга, кичен Зәй сусаклагычы яр буенда йөрергә мөмкин. Зәй шарлавыгы да җәйге кичләрне уздыру өчен бердигән ял урыны. Баграж күлендә исә балык тотарга һәм танылган Кашка Тау итәгендә учакта уха пешерергә була. Ә кыш көне Яңа шәһәр урманы аланында чаңгы шуарга мөмкин. Чаңгы шуу өчен биредә уңайлыклар бар: яктыртылган һәм уңайлы трасса. Шәһәр ипподромында да спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булдырылган.