Заинск-информ
16+
Рус
Тат
VK
Youtube
Odnoklassniki
Меню
Безнең геройлар
Яңалыклар
Юл куркынычсызлыгы
Спорт
Игелекле гамәл
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы
Белешмәлек
Истәлекле урыннар
Зәй елгасы шарлавыгы
Зәй елгасы шарлавыгы
Адресы:
Зәй шәһәре, Әлмәт шоссесы
Зәй елгасы шарлавыгы – Татарстанда урнашкан иң зур ясалма шарлавыклардан санала. Яр Чаллы - Әлмәт автоюлы күпереннән аңа матур күренеш ачыла. Шарлавык елганы агым уңаеннан бераз түбәнрәк ике елга: урман Зәе һәм Дала Зәе кушылудан каплап торган буада барлыкка килә. Шарлавыкның киңлеге 60 метр, биеклеге 2 метрдан артык. Биеклектән төшкән шаулы, сихери күренеш һәркемне сокландыра. Шарлавык – җирле халыкның һәм Зәй шәһәре кунакларының яраткан ял итү урыны, алар бирегә эссе җәй көннәрендә балык тотарга, кояшта кызынырга һәм су коенырга киләләр. Ә кайбер туристлар яр буенда палаткалар куялар һәм монда берничә көн яшиләр. Зәй шарлавыгы, иҗади илһам чыганагы буларак, күп кенә рәссамнарның картиналарында сурәтләнгән. Фотографлар да үз итә әлеге табигать матурлыгын. Бу истәлекле урын фонында күпсанлы фотографияләрне интернет киңлекләрендә очратырга мөмкин…
...
0
0
0
0
0
0
0
0
0