Заинск-информ 16+
Рус Тат

«Сәнәк сугышы» вакытында һәлак булган кызылармиячеләр кабере

«Сәнәк сугышы»  вакытында һәлак булган кызылармиячеләр кабере
  • Адресы:

    Зәй шәһәре, Кызыл Мәйдан

Мәйдан уртасында (халык аны Кызыл мәйдан дип атый) 1920 елның 7 феврале иртәсендә башланган «сәнәк фетнәсе» корбаннарына һәйкәл урнашкан. 1919 елда, уңыш җыелып беткәч, артык ашлыкны җыеп алып Петербургка һәм Мәскәүгә җибәрергә дигән карар кабул ителә. 4 февральдә Троицк волостеның Яңа Елан (хәзерге Әлмәт районы) авылына азык-төлек хәзерләү отрядыннан 35 кешелек төркем килә. Бу төркемне өяз азык-төлек комитеты вәкиле А.Д.Пудов җитәкли. Ул кулга алулар белән янап, ату белән куркытып, продразверстка планын 24 сәгать эчендә 100 процентка үтәүләрен таләп итә. Аптырашка калган авыл кешеләреннән җыелган бер төркем волость башкарма комитетына — Кузайкино авылына юнәлә. Гомуми җыелышта, икмәкне булдыра алганча җыярга кирәклеге, тик планны 100 процентка үтәрлек ашлык юклыгы күрсәтелә. А.Д.Пудов, волость җитәкчеләре китүгә, авылга хәрби положение кертә, 20 кешене кулга алып, салкын амбарга ябып куя. 7 февраль көнне иртән крестьяннар кулга алынган кешеләрне чыгаруны сорыйлар. А.Д.Пудов аларның таләпләрен кире кага. Шуннан соң крестьяннар азык-төлек отрядын тар-мар итәргә уйлыйлар, якын-тирә авылларга, баш күтәрергә чакырып, җайдаклар җибәрелә. А.Д.Пудов исә үз отрядының бер өлеше белән авылдан чыгып кача. Яңа Еланда туган хәлне эзгә салу өчен, өязнең гадәттән тыш комиссиясе председателе Михаил Головин үзе юнәлә. Ул, кораллы отрядны авыл читендә калдырып, Зәй волосте милиция начальнигы Корнилов белән бергә, Кузайкино авылына керә. Баш күтәрүчеләрне сүз белән тынычландырырга исәп тоткан бу ике кешенең гомере фетнәчеләр кулыннан өзелә. Сәнәкчеләр восстаниесе башка авылларга да җәелә. 7-8 февральдә Зәй, Акташ, 8-9 февральдә Яңа Спас, Иске Кәшер, 10-11 февральдә Тәкмәк, Иске Баграж, Әлмәт, Языкау, Нөркәй, Сарман волостьларында сәнәкчеләр хәрәкәте кузгала. Ул Чистай, Бөгелмә өязләренең шактый волостьларын били. Баш күтәрүчеләрнең төп штабы Зәйдә һәм Языкауда оештырыла. Зәй волостенда гына да кулак терроры корбаннары 400 гә якын кеше исәпләнгән. Фетнәчеләрнең Совет власте тарафдарларын ерткычларча үтерү урыны Кызыл мәйдан булган, аны соңрак Зәй кешеләре шулай атаганнар, мәктәп янында Зәй елгасы ярындагы тау башында иң биек урын. 9 февральдә Зәйне җиңел генә алып, «сәнәкчеләр» башлыклары үз эшләрен эшли башладылар. 1920 елның февралендәге канлы вакыйгалар урынында зәйлеләр шул ук айда һәлак булганнарның туганнары тырышлыгы белән һәйкәл куйдылар. Башта ул агачтан була. Озакламый аны таш фундаментлы обелискка алыштыралар, аның өстендә тимер белән тышланган агач пирамида тора, ә пирамидада – урак һәм чүкеч. Дүрт якта һәлак булучылар исемлеге беркетелгән. КПССка билгеле булганча, «Сәнәк фетнәсе» нең 68 корбанын Зәйдә Кызыл мәйдандагы туганнар каберлегендә җирләгәннәр, әмма һәйкәлдәге табличкаларда һәлак булган 28 һәлак кешенең генә исеме бар. Калганнарның исем-фамилияләрен ачыклый алмаганнар. 175е Минзәләдәге шәһәр паркында туганнар каберенә күмелә, калганнарын туганнары алып китеп, мөстәкыйль җирлиләр.