Заинск-информ
16+
Рус
Тат
VK
Youtube
Odnoklassniki
Меню
Безнең геройлар
Яңалыклар
Юл куркынычсызлыгы
Спорт
Игелекле гамәл
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы
Белешмәлек
Истәлекле урыннар
Изге Троица чиркәве
Изге Троица чиркәве
Адресы:
Зәй шәһәре, Җиңү проспекты, 36
Зәй шәһәрендә иң яшь чиркәү. Бинаның архитекторы – Искәндәр Курамшин. Николай Липовских җитәкчелегендә төзелгән. Гыйбадәтханә мәхәллә кешеләре акчасына һәм Зәй шәһәре предприятиеләре: «Тимер» ЗЗМК, шикәр заводы, «Гидромонтаж» ПСФ, «Заинскнефть»нефть-газ табу идарәсе ярдәме белән төзелгән. 1993 елда Яңа шәһәр микрорайонында яңа гыйбадәтханә төзү өчен 1,5 гектар җир бүлеп бирелгән. Ә төзелеш эшләре 1997 елда цоколь катын төзү тәмамланганнан соң ук башланган. Гыйбадәтханә 1998 елда изгеләндерелгән, 1999 елда тулысынча эшли башлаган. Беренче Тәхет Изге Троица Живоначальная хөрмәтенә изгеләндерелә , икенчесе (пристав тәхете) Казан изгеләре Гурий, Герман һәм Варсонофий хөрмәтенә изгеләндерелә. Чиркәүнең беренче настоятеле итеп иерей Александр Стрижакны билгелиләр. 1997 елдан атнаның якшәмбе көнендә балалар һәм өлкәннәр өчен Якшәмбе мәктәбе эшли башлый. Дини дәресләргә 50 гә кадәр укучы йөргән. 2001 елның июнендә Екатеринбург шәһәреннән кыңгыраулар китерелә һәм чиркәү территориясендә кыңгырау манарасы урнаштырыла. Кыңгырауларны сатып алуда Зәй шәһәре администрациясе ярдәм итә. 2024 елда звонница яңа кыңгыраулар белән тулыланды. 2023 елдан чиркәүнең настоятеле иерей – Вячеслав Федоров . Гыйбадәтханә Татарстан митрополиясенең Әлмәт епархиясенә карый. Гыйбадәт кылу тәртибе: көн саен Илаһи литургия 08:30 да башлана Кичке гыйбадәт 16:00 дә башлана Телефон: 8 (85558) 3-36-91
...
0
0
0
0
0
0
0
0
0